Тарихы

Ярминкә тамашаларыннан (Казанда XVIII йөздән Николай мәйданында, Гостиный двор чиркәве тирәсендә оештырыла торган була), шәһәр бакчаларындагы җәйге цирклардан һ.б.дан башлангыч ала. 1883–1884 елларда цирк тамашалары Италия антрепренёры Максимилиан Труцци тарафыннан махсус оештырыла, вакытлыча кулланылыштагы агач йортта уздырыла. 1890 елда бертуган Никитиннар Мунча күле урынында агачтан даими цирк бинасы төзиләр (ачылу тантанасы 1890 елның 20 маенда була), 1928 елда ул үзгәртеп төзелә һәм аңа «ТАССРның 8 еллыгы исемендәге Казан циркы» исеме бирелә; анда тамашалар 1961 елга кадәр уздырыла. 1967 елда заманча бина булдырыла.

1924 елга кадәр Казан циркы үзенең эшчәнлеген хосусый антреприза хокукында тормышка ашыра, 1924 елдан — Дәүләт музыка, эстрада һәм цирк предприятиеләре берләшмәсе системасында (1936 елдан — Цирклар баш идарәсе, 1957 елдан — Союзгосцирк, 1992 елдан — Росгосцирк), 1993 елдан — ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль предприятие.

Күренекле артистлары

Казан циркы аренасында цирк сәнгатенең күп кенә мәшһүр вәкилләре, шул исәптән В.Труцци, аталы-уллы Лазаренколар, Н.Г.Жеребцов, И.М.Поддубный, цирк җайдаклары Кантемировлар, кыргый хайваннарны өйрәтүче Запашныйлар, Дуровлар, Филатовлар, М.Золло, И.Н.Бугримова, М.П.Назарова, иллюзионистлар Алли-Вад, Кио, Клео Доротти, клоуннар Карандаш, О.Попов, Ю.В.Никулин һ.б. эшли. 1956 елда Казанда беренче татар цирк коллективы оеша (директоры — М.Гыйсмәтуллин, сәнгать җитәкчесе һәм режиссер — А.Хәбибуллин; труппаның составында — музыкаль эксцентриклар һәм акробатлар Гали Җәмлиханов һәм Хәмит Бакиров, акробатлар Тәскирә һәм Абдулла Хәбибуллиннар, көч жонглёры Йосыф Рәфыйков, гимнаст Мансур Хәбибуллин, куплетлар башкаручы Фатих Колбарисов, иллюзионист Габделхәй Мушинский, акробатлар Хәмит Сәйфетдинов, Заһит Вафин, Сания Гыйниятуллина, клоун Ярулла Әхмәдуллин). Коллектив Казанның мәдәният сарайлары сәхнәләрендә чыгышлар ясый.

1969 елда Казан циркы каршында икенче татар цирк коллективы булдыру өчен Үзәк цирк сәнгате студиясе филиалы ачыла (студиянең җитәкчесе — цирк директоры Н.К.Панов, педагоглар — Н.А.Лазарев, К.Б.Кох, И.В. һәм В.М.Файертакилар, Э.Б.Аберт, И.А.Кантемиров, А.Д.Маншилина). 1970 елның 23 июнендә әлеге коллективның дебюты була. Төрле елларда анда эшләүчеләр: акробат, ТАССРның атказанган артисты З.Васильева; каеш гимнасты, ТАССРның атказанган артисты Н.Казыльский; тимер чыбыкта биюче, ТАССРның атказанган артисты Р.Хөсәенова; клоуннар — ТАССРның атказанган артистлары Рамазан Әбдикиев һәм Замир Мостафин, мәчеләр өйрәтүче, ТАССРның атказанган артисты В.Анисимов, көч жонглёрлары Н.Бәдретдинов, В.Берчанский, Ш.Хәйретдинов, акробат-эксцентриклар Р.Асанов һәм В.Котников, рәссам-моменталист И.Зарипов, мичкәләрдә сикерүче акробатлар А. һәм И.Рәхмәтуллиннар, РФнең атказанган артисты, ТАССРның халык артисты Д.Гыйбадуллин җитәкчелегендәге жонглёрлар төркеме, аю өйрәтүчеләр, РФнең халык артистлары Р. һәм Г.Ибраһимовлар, ТАССРның атказанган артисты А.Шайкин җитәкчелегендәге һава гимнастлары, дрессировщик, Мари АССРның халык артисты Г.Гыйбадуллин, акробат С.Мәҗитова, иллюзионист Л.Сираҗетдинова һ.б. Коллективны оештыруга һәм аның алга таба эшчәнлегенә Б.М.Гыйззәтуллин зур өлеш кертә. Коллектив 19 ел эшли.

1996 елда Казан циркы каршында Республика балалар цирк мәктәбе ачыла, анда цирк сәнгатенең әйдәп баручы осталары белем бирә.

Цирк каршында музей төзелә.

Казан циркы директорлары — Н.К.Панов (1967–73), Б.М.Гыйззәтуллин (1973–76), М.Ф.Боголюбов (1976–93), Д.М.Шәрифуллин (1993–2019), Р.Д.Шәрифуллин (2019 елдан).

Бинасы

Уникаль конструкцияле Казан циркы бинасы (архитектор Г.М.Пичуев, инженерлар О.И.Берим, Е.Ю.Брудный, В.Д.Панова) 2 корпустан тора: төп (тамашачы) һәм производство (артистлар өчен) корпуслары. Төп корпус яссы түбәле вестибюль һәм фойены, тамаша залының алардан биегрәк урнашкан, гөмбәз белән капланган 2,4 мең урынлы амфитеатрын үз эченә ала. Производство корпусы — йомык эчке утар хасил иткән 2 блоктан торган турыпочмаклы корылма. Блокларның берсендә — администрация һәм артистлар бүлмәләре, өйрәнү аренасы, икенчесендә хайваннар өчен бина урнашкан. Циркның төп бинасы 62 м диаметрлы тәлинкәсыман ике монолит тимер-бетон тышчалы конструкциядән гыйбарәт. Аскы тышча әйләндереп куелган кисек конус формасында, аның эчке өслегенә тамашачылар өчен урыннар урнаштырылган. Өске тышча 5 см калынлыктагы сферасыман тимер-бетон гөмбәз рәвешендә эшләнгән.

 СССР Министрлар Советы бүләгенә лаек була (1972).

Әдәбият

Шнеер А.Я., Славский Р.Е. Цирк. М., 1973; Кудрявцева Е. Смотри на «нижнего»!: Из летописи казанского манежа // Казань. 2005. № 11;

Цирковое искусство России: Энцикл. М., 2000.

Авторлар – В.Н.Анисимов, Х.Г.Надыйрова