Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 53,3 км, бассейнының мәйданы 645 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Азнакай районында ага. Елга башы урман массивында, Балтач авылыннан 7 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Түбән Эстәрле авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 295 м, тамагыныкы – 86 м.

Су җыелу мәйданы елга кушылдыкларының үзәннәре белән нык кына ергаланган калкулыклы тигезлектән тора. Субүләрнең өстенлекле биеклекләре 200-220 м. Рельефы яруслы (баскычсыман бусагалы): югары баскыч Чатыр тауның калдык сыртларына туры килә (биеклеге 321 м га кадәр), түбән агымында елга үзәненең ике ягы буенча түбәнге ярус урын алган. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Эстәрле үзәне асимметрияле. Сөзәклегенең ике ягында да аллювиаль террасалар урнашкан. Күп кенә урыннарда елга үзәне сөзәклекләре 4-5 м тирәнлектәге озынча тар уйсулыклардан торучы ерым һәм сызалар белән кискәләнгән. Кайбер ерымнар ярыксыман формада, уемнарның тирәнлеге 100 м га, озынлыгы 5 км га кадәр.

Эстәрле үзәнендә карст бүрәнкәләре бар. Эстәрле, аның кушылдыклары үзәннәре сөзәклекләрендә һәм субүләрләрдә имән, юкә, усак агачларыннан торучы яфраклы урманнар очрый; көньяк һәм көньяк-көнбатыш сөзәклекләре, нигездә, ассоциацияләрдән (солычалы кылган, солычалы-йончалы төрле үләнле болыннар) торучы дала үсемлекләре белән капланган.

Тугае ике яклы, югары агымында киңлеге 50-100 м, түбән агымында – 1,5 км га кадәр, ком-чуерташтан тора. Төбе балчыклы,кайбер урыннарында ташлы.

Эстәрленең 16 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Мәнәвез (13,6 км), Мәнәвез (13,8 км), Вәрәҗде (12,8 км) – сул, Чалпаймас (9,6 км), Сарсаз (13,6 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле бассейнының югары агымында 0,3 л/с·км2 дан түбән агымында 0,1 л/с·км2 га кадәр.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90-110 мм, ташу вакытында су агымы катламы 66 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана һәм якынча 30 көн дәвам итә. Җәен, суы иң аз вакытта, су биеклеге тотрыклы, яңгыр ташкыннары сизелерлек үзгәреш бирми. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,56 м3/с.

Елга ноябрь уртасында туңа. Боз кату уртача 160 көн дәвам итә. Бассейнда кар капламының уртача биеклеге 40-42 см, кыш дәвамында кар уртача 115 мм калынлыгында ява. Суы хлорид-гидрокарбонат-натрийлы, югары агымында гидрокарбонат-сульфат-магнийлы типта, язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л, Әсәй авылы янында – 3500 мг/л га кадәр.

Бассейнда суының гомуми күләме 7 млн м3 булган 13 буа бар. Су ресурслары сәнәгатъ һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге. Эстәрле бассейнында Чатыр тау комплекслы табигать саклаулыгы урнашкан.