Биографиясе

1941 елның 27 августында Мамадыш районы Иске Комазан авылында туа.

Казан консерваториясен (М.Кольцов классы) тәмамлый (1970 ел).

1969–1974 елларда ТАССРның 10 еллыгы исемендәге Мәдәният сарае каршында татар хоры коллективы җитәкчесе, 1974–1979 елларда ТАССРның Хор җәмгыяте җаваплы сәркәтибе, 1979–1987 елларда СССР Музыка фондының Татарстан бүлеге директоры.

1978 елдан Казан педагогика университетында укыта (1998–2001 елларда вокаль әзерлек кафедра мөдире).

Камера концерты җырчысы буларак, еш чыгыш ясый.

Иҗаты

М.В.Галиев репертуарының нигезен татар халык җырлары һәм Татарстан композиторлары әсәрләре тәшкил итә.

Җырчы күбрәк татар халык музыка иҗатының классик үрнәкләрен, аеруча мөнәҗәтләрне башкаруга игътибар бирә.

1987–1991 елларда Казанда «Татар җырлары антологиясе» дигән тематик соло концертлары циклы үткәрә.

Музыкаль агарту эшчәнлеге алып бара. Концертлар белән Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Болгария, Япония, Төркия һ.б.) гастрольләрдә була.

Татар вокаль музыкасы культурасына караган язмалар авторы.

Радиодан (фондта 100 гә якын язмасы саклана), телевидениедән чыгышлар ясый.

Шәкертләре арасында эстрада-вокал башкаручылары – Башкортостан Республикасының атказанган, ТРның халык артисты А.Галимов, ТРның атказанган артисты Р.Закиров һ.б. бар.                    

Автор – Ф.Ш.Салитова