Эчтәлек

Татар җәмгыяте үсешендә формалашкан дини һәм әхлакый кыйммәтләрне, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм социаль институтларны үзгәрешсез калдырып изгеләштерү һәм саклауга юнәлтелгән, традиционализмның җәмгыять үсешендә формалашкан татар варианты.

Кадимчелек, XIX йөзнең 2 нче яртысында Россиядә буржуаз мөнәсәбәтләр урнашуга бәйле рәвештә, татар җәмгыятенең социаль-икътисади һәм рухи-идеологик тормышында барлыкка килгән үзгәрешләргә карата реакциясе буларак үсеп чыга. Капиталистик юлдан баручы социаль-икътисади үсешнең гомуми юнәлеше татар җәмгыятендә иҗтимагый аңның үзгәрүенә китерә. Кадимчелекнең формалашуына һәм таралуына шулай ук татарларның Россия империясендә тоткан социаль-сәяси урыны да этәрә.

XVI йөзнең 2 нче яртысында татарлар үз дәүләтчелегеннән, традицион сәяси һәм дини ин-тларыннан мәхрүм ителгәннән соң, кадимчелек ислами җәмгыятьтә билгеле бер тотрыклылык урнашуга, дини традицияләрнең сакланып калуына һәм дәвам итүенә булыша, социаль бердәмлекне тәэмин итә.

Дини институтларның сакланып калуы төрле социаль-сәяси элементларның берләшүенә һәм уртак тел табуына хезмәт итә һәм татар җәмгыятенә үз-үзен оештырырга шартлар тудыра.

XIX йөзнең 2 нче яртысында бары тик дини оешмалары гына булган халык тулы канлы үсү мөмкинлегеннән мәхрүм дигән караш формалаша. Баштарак иҗтимагый тормышның тотрыклылыгына ярдәм иткән ислам, вакыт үтү белән, җәмгыятьнең артта калуына сәбәпче була. Татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында дини компонентның абсолютлашуы мәдәниятне, идеологияне һәм тормыштагы башка өлкәләрнең үсүен кискен рәвештә чикли башлый.

Бер үк вакытта татар халкының билгеле бер өлешендә әлеге яңарышлар гасырлар дәвамында этноконфессиональ бөтенлеген саклаган татар җәмгыятенең традицион нигезләрен какшатуга китермәсме дигән шик тә була.

Җәмгыятьнең нигезенә ныклык бирүче, аның фундаментын тәшкил итүче конфессиональ берлек төшенчәсе кадимчелекнең теоретик базасына әйләнә.

Татарларның этноконфессиональ берлек буларак юкка чыкмавын тәэмин итүче күпгасырлык традицияләрне югалтмау зарурилыгы турындагы тезис кадимчелектә төп элементлардан санала.

Традицияләрне яклаган чыгышларында кадимчелек тарафдарлары социаль институтларның һәм рухи мирасның аерым өлкәләрдә генә түгел, (мәхәллә, гаилә, дин, йолалар һ.б.), ә бәлки бербөтен булып саклануын күз алдында тоталар. Шуңа күрә хәтта җәмгыятьтәге өлешчә үзгәрешләр дә аның яшәве өчен куркыныч тудыра дигән караш хөкем сөрә.

1905–1907 елгы революциядән соң кадимчелек идеологиясендә уңай үзгәрешләр күренә башлый. Кадимчелек вәкилләре кешенең яңа җәмгыятьтә күп кенә әхлакый, социаль-сәяси һ.б. тормыш юнәлешләре алдына куелуын танырга мәҗбүр була; социаль тормышның күптөрлелеген тою аларны традицияләрнең саклануы илдә хөкем сөргән социаль тәртипләрне яклауга түгел, ә бәлки, беренче чиратта, гомуми принципларны үтәүгә (руханиларның абруе, гореф-гадәтләр һәм мәхәллә мәнфәгатьләре өстенлеге һ.б.) нигезләнергә тиеш дигән фикергә китерә.

Кадимчелек идеяләре 1917 елга кадәр киң таралган була, чөнки җәмгыятьнең традицион яшәешен саклау, башка социаль-сәяси институтлар һәм аларны оештыру шартлары булмау сәбәпле, үзенең актуальлеген югалтмый.

Кадимчелек идеяләрен кабаттан яңартуда аеруча мөһим чараларның берсе иске ысуллы (кадими) мәдрәсәләр була, арада Кышкар, Мәчкәрә, Мәңгәр, Сатыш, Байлар Сабасы (Казан губерниясе), Түнтәр (Вятка губерниясе), Эстәрлебаш, Эстәрлетамак (Уфа губерниясе) кебек авыллардагы уку йортлары аеруча популярлык казана.

Кадимчелекнең төп идеяләре «Дин вә мәгыйшәт» журналында һәм «Бәянелхак» газетасында чагылыш таба. Аның күренекле вәкилләре — И.Динмөхәммәтов, Г.Мөхетдинов, В.Хөсәенов.

Әдәбият

Валидов Дж. Очерки истории образованности и литературы татар (до 1917 г.). М.–П., 1923;

Дюдуаньон С.А. Кадимизм: элементы социологии мусульманского традиционализма в татарском мире и в Мавераннахре (конец XVIII – начало XX вв.) // Ислам в татарском мире: История и современность. К., 1997;

Шарафутдинов З.Т., Ханбиков Я.И. История педагогики Татарстана. К., 1998.

Автор Р.М.Мөхәммәтшин