- РУС
- ТАТ
хуҗалык эшлеклесе, генерал-лейтенант (1914)
1845 елның 25 мае, Петербург губернасы — 1917 елның 14 августы, Казан.
Дворяннар нәселеннән.
Михаил артиллерия училищесен һәм Михаил артиллерия академиясен (Санкт-Петербург) тәмамлый.
Охтино (Петербург губернасы) һәм Шостка (хәзерге Украина Республикасының Шостка шәһәре) дары заводларында хезмәт итә.
1874 елдан Казан дары заводында: хуҗалык, ясалма продукция бүлекләре мөдире ярдәмчесе, ясалма продукция бүлеге мөдире, 1885–1917 елларда башлыгы.
Лукницкий проектлары буенча һәм аның җитәкчелегендә предприятиедә киң колачлы 2 реконструкция (1885–1888, 1893–1894 елларда) уздырыла, илдә беренче тапкыр пироксилиннан (нитроцеллюлозадан) төтенсез дары җитештерү технологиясе эшләнә һәм үзләштерелә. Эшчеләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирә. Лукницкий инициативасы белән 1906 елда завод каршында ирләр өчен техник класслары булган башлангыч мәктәп ачыла. 1916 елда, үзәктән бирелергә тиешле ассигнованиеләрне көтеп тормыйча, эшчеләрнең хезмәт хакын арттыра. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң завод эшчеләр комитеты белән даими элемтә урнаштыра. 1917 елның 14 августында, заводта башланып, шәһәрнең зур өлешенә юкка чыгу куркынычы янаган куәтле янгын Лукницкий тырышлыгы белән сүндерелә. Янгын вакытында алган яраларыннан вафат була.
2, 3, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир; 1, 2, 3 дәрәҗә Изге Анна; 1, 2 дәрәҗә Изге Станислав, Ак Бөркет орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Казанның Киров районындагы урамга Лукницкий исеме бирелә, завод территориясендә аңа һәйкәл куела.
Казаков В.С. 210 лет на службе Родине: Казанский пороховой завод. К., 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.