Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең көньяк-көнбатышы өлешендә урнашкан. Мәйданы – 3463 кв.км. Үзәге – Верхнеуральск шәһәре (Чиләбе шәһәреннән 360 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 34901 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2075 кеше. Алар район үзәгендә, Күлләр, Петропавловский поселокларында, Яңа Ахун, Ложкина авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Идел буе татарлары Верхнеуральск районы территориясендә (1917 елга кадәр Оренбург губернасының Верхнеуральск өязенә керә) XVIII йөз уртасында килеп урнашалар. 1754 елда Казан губернасының Зөя өязеннән күчеп утыручылар Югары Җаек кальгасыннан (хәзерге Верхнеуральск шәһәре) 16 км ераклыкта урнашкан Үҗәйле редутын төзиләр. Алар казаклар катлавына керә.

Хәрби хезмәттән тыш, җир сукалау, терлекчелек, ә XIX йөз башыннан Белорецк заводларына руда ташу белән шөгыльләнәләр.

Бераздан татарлар Үҗәйле редутыннан Верхнеуральск шәһәренә күчәләр. XX йөз башында алтын приисклары хуҗалары һәм җәмәгать эшлеклеләре Рәмиевләр иганәсенә төзелгән өч мәчет, алар каршында мәктәпләр эшли. 1918 елда Верхнеуральскта хәлле татар һәм башкорт балалары өчен гимназия ачыла.

Совет чорында 1948 елга кадәр Верхнеуральскта һәм Кече Ахун һәм Слатинка авыллары мәктәпләрендә укыту татар телендә алып барыла.

Хәзерге вакытта районда «Мәхәллә» мөселман оешмасы (2000 елдан), ике мәчет һәм гыйбадәтханә эшли.

Күренекле кешеләре

Ш. һәм З. Рәмиевләр тормышы һәм эшчәнлеге Верхнеуральск районы белән бәйле, Верхнеуральскта алар гаиләсенең дүрт йорт бинасы сакланган; 1920–1922 елларда язучы С.Л.Рәмиев РКП(б)ның Верхнеуральск шәһәр комитеты мөселман секциясе белән җитәкчелек итә.

Октябрь Революциясе ордены кавалеры Н.Н.Хәмитов – районның мактаулы гражданы.