25 тән артык төре билгеле, Евразиядә таралганнар. ТР территориясендә бер төре гади күке чәчәге яки татар сабыны (L.chalcedonica) бар. Идел алдында һәм Кама аръягында урманнарда, куаклар арасында үсә.

Тулысы белән каты төкчәле, 30–100 см биеклектәге үсемлек. Яфраклары йомыркасыман, төбендә йөрәксыман. Июнь–июльдә чәчәк ата. Чәчәкләре ачык кызыл төстә, калкансыман-башчалы куе чәчәк төркемендә. Җимеше — тартмачык. Орлыктан үрчи.

Элек-электән халыкта «сабынлы тамыр» исеме белән йөртелә, сабын сыйфатында файдаланыла.

Йорт яны бакчаларында декоратив үсемлек буларак үстерелә.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Гади күке чәчәге