Эчтәлек

Партизаннар хәрәкәте РСФСРның Орёл, Смоленск, Ленинград һәм Калинин өлкәләрендә, Белоруссия ССРда һәм Украина ССРда киң җәелә. Партизан отрядларында 1 млн нан артык кеше исәпләнә. Партизаннар хәрәкәте белән гомуми стратегик җитәкчелек Югары башкомандование Ставкасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. 1942 елның маенда оештырылган Партизаннар хәрәкәтенең үзәк штабы (башкомандующий — маршал К.Е.Ворошилов, 1942 елның сентябре–ноябре; штаб башлыгы — П.К.Пономаренко) партизаннар хәрәкәте белән турыдан-туры җитәкчелек итә, аңа өлкәләрнең һәм республикаларның штаблары буйсына.

Татарстанлылар РСФСР, Украина һәм Белоруссиянең кайбер өлкәләре территориясендә партизаннар хәрәкәтендә актив катнашалар. Хәрәкәттә катнашкан ТАССР вәкилләренең төп өлеше Кызыл Армиянең чолганыштан чыга алмаган яки, әсирлеккә эләгеп, хәрби әсирләр лагерьларыннан качкан сугышчыларыннан гыйбарәт була. Татарстанлылар яуланган территорияләргә махсус төркемнәр составында разведка, диверсияләр һәм партизаннар хәрәкәте оештыру өчен дә җибәреләләр.

Мәскәү өлкәсендә — И.Д.Шамонинның партизаннар отряды, Псков өлкәсендә А.Н.Ситдыйков полкы хәрәкәт итә. Смоленск өлкәсендә республиканың 200 дән артык кешесе, шул исәптән 1941 елның июлендә чолганышта калган Унсигезенче укчы дивизия сугышчылары сугыша. Яшерен төркемнәрнең берсе белән 97 нче укчы полк батальоны командиры майор Б.Х.Кадермәтов (Кудров) җитәкчелек итә. Шул дивизия подразделениеләре командирлары Ә.Ш.Бикбаев һәм М.Х.Садров «Саша» партизаннар отрядын җитәклиләр. 1942 елның декабре — 1943 елның сентябрендә отряд дошманның 33 тимер юл составын һәм 1,5 мең солдатын юк итә. Смоленск өлкәсендә шулай ук Н.А.Бирюков оештырган 5 отряд көрәшә. Смоленск партизаннары сафларында партизаннар полкы комиссары Г.С.Әмиров, разведчиклар М.Гыйльфанов, Г.Г.Ларин һ.б. сугыша. Белоруссия территориясендәге партизаннар хәрәкәтендә С.Әминов, Ш.Бәдретдинов, Ч.М.Заһирова, Т.Моратов, Б.Пахомов, Г.Уленгов, С.Хәлиуллов, С.Хафизов һ.б. катнашалар. ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының элеккеге секретаре И.Заикин һәм шагыйрь З.Ш.Нури белорус хәрәкәтендә актив катнашулары белән танылалар.

Әсирлектән качкан лейтенант И.К.Кабушкин Минск яшерен хәрәкәтенә килеп кушыла, партиянең яшерен шәһәр комитетының оператив төркемен җитәкли, немец офицерларын һәм чиновникларын юк итү буенча диверсияләр һәм операцияләр оештыра. Украинада партизаннар хәрәкәтен оештыручыларның берсе 1941 елның октябрендә төркем составында Сумы өлкәсе территориясенә җибәрелгән политрук П.В.Васильев була. Ул 19 үзоборона төркеме (соңрак — партизан отрядлары) төзи. Соңыннан П.В.Васильев С.А.Ковпакның партизаннар берләшмәсендә бригада комиссары була. Литвадагы «Мститель» («Үч алучы») партизаннар отрядында 1943–44 елларда А.Я.Зәкиев («Лёша Татарчук») сугыша. С.А.Ковпакның, А.Н.Сабуровның, А.Ф.Фёдоровның партизан берләшмәләрендә В.Алексич, Г.М.Минаев (Николай Орлов), Н.Маханов, Г.Спиридонов, Б.Х.Хәлиуллин көрәшәләр. Г.М.Минаевның диверсия төркеме шоссе һәм грунт юллардагы 27 күперне, 4 тимер юл күперен шартлата, дошманның 35 паровозын, 350 вагонын, 1,5 меңләп солдатын һәм офицерын юк итә. 1943 елның җәендә, Курск сугышы вакытында, Б.Х.Хәлиуллин үзенең төркеме белән дошманның 53 эшелонын шартлата. Башка партизаннар отрядларында М.Атналов, М.Ф.Бәхтиярова, Г.Баев, П.П.Белозёров, С.В.Быстров һ.б. сугышалар.

ТАССР вәкилләре яшерен эшчәнлектә дә катнашалар. Г.Әһлиуллин — А.Морозова җитәкләгән Сещин яшерен оешмасында (Брянск өлкәсе), К.Галләмов, Т.Гайнанов, Н.А.Барышев һ.б. — Кырымдагы яшерен хәрәкәттә, Ф.Гафурова, М.Х.Калинкин Днепропетровскида яшерен эш алып баралар.

Татарстан хезмәт ияләре партизан отрядлары сугышчылары өчен кирәк-яраклар, җылы әйберләр, дарулар җыеп җибәрәләр.

Әдәбият  

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. К., 1977.