Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
әдәбият галиме, шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1951)
1924 елның 4 ноябре, Казакъстан ССРның Караганда өлкәсе, Нурин районы Күкмүлдер авылы — 1991 ел, Алма-Ата.
Казакъ университетын тәмамлый (1948).
1969–1990 елларда Казакъстан ССР ФАнең М.Ауэзов исмендәге Тел һәм сәнгать институтында эшли.
Хезмәтләре казакъ әдәбиятының башка төрки әдәбиятлар белән багланышына карый. «Сенiң Отаның» («Синең Ватаның», А.-А., 1959), «Җеткiншек» («Яшүсмер», А.-А., 1985) һ.б. шигъри җыентыклар авторы.
Казакъ теленә А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, В.В.Маяковский, М.Җәлил һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итә.
Казак-татар әдәби байланыстары. А.-А., 1976.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.