Гомер еллары: 1894–1925.

«Күңел бүләкләре» (1915) исемле шигъри җыентык авторы. Җыентыкка 32 шигырь урнаштырылган, шигырьләрнең төп темасы – татар хатын-кызының гаиләдәге хокукый тигезсезлеге.

Вәлидова гаилә бары мәхәббәт нигезендә генә төзелергә тиеш дип саный. Шагыйрә табигатькә дан җырлый, кешеләрдә ихласлык, киң күңеллелек сыйфатларын мактый, бер үк вакытта тормышта бу сыйфатларның сирәк очравына, яшәештә гармония юклыкка күңел сызлануларын тасвирлый.

Әсәрләре

Гамь // Мирас. 1998. № 4.

Әдәбият

Бурнашева З. Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан. Казан, 1971.

Мәфтуха Вәлидия (1894–1925) // Өмет йолдызлары. Казан, 1988.

Автор – З.З.Рәмиев