- РУС
- ТАТ
Дворяннарга кагылышлы һәм җирлектәге гомуми эшләрне карыйлар.
1766 елгы Указ нигезендә өязләрдә төзелә; 1775 елда губерна дворяннар җыеннары оештырыла.
1917 елгы Февраль революциясенә кадәр яшәгән дворяннар җыеннарының ахыргы структурасы 1785 елда кабул ителгән «Дворяннарга өстенлекләр грамотасы» нигезендә оештырыла.
Өяз дворяннар җыеннары әгъзасы булып әлеге өяздә җир биләмәләре булган дворяннар тора. Губерна дворяннар җыеннарына керү өчен губернаның Шәҗәрә китабына язылырга кирәк булган.
Дворяннар җыеннарын дворяннар башлыгы җитәкләгән, ул өч елга сайланган. Барлык мөһим эшләр губерна дворяннар җыеннарында хәл ителгән: шәхси дворян йөкләмәләренә җыемнар җыю каралган һәм аларны бүлү расланган, сайланулы вазифаи затлар (дворяннар башлыклары, депутатлар һәм сәркәтипләр, дворян опекасы утырышчылары, «җирләрне үзара килешү буенча межалау» өчен арадашчылар) сайланган.
Дворяннар җыеннары дворяннарның иҗтимагый тормышын оештыруда мөһим роль уйнаган: уку йортларын (Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты), гыйбадәт урыннарын, төн куну йортларын, үзара ярдәм кассаларын тоткан, хәйрия стипендияләре булдырган, дворяннарның ялын оештырган, аларның мәнфәгатьләрен бюрократия башбаштаклыгыннан яклаган, дәүләт һәм җирле идарә органнарында дворяннарның йогынтысын тәэмин иткән.
Дворяннар башлыгы губернатордан соң икенче вазифаи зат булган, дворяннар җыеннары рәисләре губерна белән идарә итү өчен оештырылган барлык комиссияләргә һәм комитетларга кергән.
1860 еллардагы реформалар барышында дворяннар җыеннарының йогынтысы яңа оештырылган катлаулардан тыш земство үзидарә органнарына да җәелдерелгән.
1905–1917 елларда дворяннар җыеннары консерватив көчләрнең штабы булып хезмәт иткән.
1906 елдан дворяннардан Дәүләт Советына депутатлар сайлаган.
Уфа губерна дворяннар җыеннарыннан һәм мөселман дворяннар контролендә булган Бәләбәй өязе дворяннар җыеннарыннан кала, дворяннар җыеннарында аз санлы татар дворяннарының роле зур булмаган.
Күп кенә шәһәрләрдә дворяннар җыеннары биналары архитектура истәлеге булып санала.
Казан губернасы дворяннары башлыклары: М.И.Палицын (1780–1782 еллар), С.Б.Болховский (1782–1787 еллар), В.Б.Болховский (1787–1790 еллар), С.М.Тютчев (1790–1793 еллар), П.Л.Молоствов (1793–1797, 1806–1809 еллар), В.И.Чемесов (1797–1803 еллар), П.И.Вешняков (1803–1806 еллар), Ф.Ф.Геркен (1809–1812 еллар), Г.Н.Киселёв (1812–1824 еллар), А.Н.Евсевьев (1824–1830 еллар), П.И.Еремеев (1830–1842 еллар), Н.Д.Булыгин (1842–1845 еллар), В.Ф.Желтухин (1845–1848 еллар), Н.И.Чемесов (1848–1851 еллар), Н.И.Депрейс (1851–1854 еллар), Х.И.Нейков (1854–1860 еллар), П.Г.Осокин (1860–1871 еллар), А.Г.Осокин (1871–1887 еллар), С.Н.Теренин (1887–1902 еллар), Н.Д.Сазонов (1903–1912 еллар), С.С.Толстой-Милославский (1912–1917 еллар).
Егерев В.В. Дворянское собрание // Материалы Центрального музея ТАССР. Казань, 1927;
Айнутдинов Р.А., Чудинова Т.С. Здание Казанского дворянского собрания: Прошлое и настоящее. Казань, 2000.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.