- РУС
- ТАТ
(Trientalis), җидегән уты, нәүрүзгөлчәләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
3-4 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – Европа талакдары (T. europaea) Кама алдында очрый. Нигездә, ылыслы урманнарда, шулай ук куаклыкларда, кисентеләрдә, сфагнум мүкле сазлыкларда үсә.
5-15 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы нәзек, шуышма. Сабагы туры. Яфраклары чиратлашкан, кире-озынча түгәрәк яки ланцетсыман, сабакның түбәнге өлешендә ваграк. Чәчәкләре ак яки алсу төстә, озын нәзек чәчәк сапларында, өске яфрак куентыгында берәрләп урнашкан. Җимеше – шарсыман тартмачык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре җәй ахырында өлгерә. Вегетатив юл белән (столон очында урнашкан бүлбеләрдән яңа үсемлекләр бирә) үрчи.
Составында сапонин, витаминнар бар.
Халык медицинасында талакдар төнәтмәсе яра төзәтү һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.
Европа талакдары
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.