- РУС
- ТАТ
Татарстанның Зәй районындагы авыл. Зәй тимер юл станциясеннән 28 км төньяктарак, Чаллы−Зөя автомобиль юлы буенда урнашкан
Авылга XVIII йөз урталарына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Тимирсу-Тамак исеме белән дә мәгълүм.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элек чукындырылган ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык, төрле кәсепләр таралган була.
1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була. 1898 елда шәхси бинада катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (беренче укытучы – П.Фёдоров).
XX йөз башында шулай ук казна-шәраб, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 738 дисәтинә тәшкил итә.
1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 108 хуҗалыкның 23 ендә ат юк, 80 − бер, ике, 5 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 1710 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 129 умарта оясы теркәлә. 39 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.
1920 елга кадәр авылУфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.
Хәзер Югары Пәнәче авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда “Красный борец” колхозы оештырыла, 1950 елдан − зурайтылган “Герой” (үзәк утары Югары Пәнәче авылында), 1959 елдан − “Якты Йолдыз” (үзәк утары Кадер авылында), 1983 елдан – бүленеп чыккан “Ярыш” колхозлары (1998 елдан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы ) (үзәк утары Югары Пәнәче авылында), 2005 елдан “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе составында (кырчылык, терлекчелек).
2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар (1985 елдан).
Д.Н.Красильников (1903−1952) – график, беренче милли татар китабын бизәүче рәссамнарның берсе, сәяси карикатура остасы.
1762 елда – 17,
1782 елда – 31 ир заты;
1834 елда – 127,
1859 елда – 234,
1870 елда – 272,
1897 елда – 509,
1913 елда – 627,
1920 елда – 685,
1926 елда – 552,
1938 елда – 452,
1949 елда – 284,
1958 елда – 385,
1970 елда – 246,
1979 елда – 211,
1989 елда – 141,
2002 елда – 131,
2010 елда – 130,
2017 елда – 140 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.