1941 елда Казанда, «Гипронииавиапром» үзәкләштерелгән тармак институтының махсус проектлау төркеме базасында төзелә (Мәскәү), 1952 елдан — аның филиалы, 1991 елдан — хәзерге исемен йөрткән мөстәкыйль институт, 1993 елдан — АҖ. Эшләүчеләр саны — 330 кеше.

Төп эшчәнлеге: авиация сәнәгате, машина төзелеше, төзелеш индустриясе, энергетика, торак һәм мәдәни-көнкүреш объектлары төзелешен, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре объектларын комплекслы проектлау, энергия саклаулы технологияләрне гамәлгә кертү. Институт проектлары буенча тиңдәше булмаган технологияле авиация сәнәгате заводлары һәм объектлары, вертолётлар, авиация двигательләрен сынау станцияләре, Идел буе шәһәрләрендә, Уралда, Украинада, Казанда һәм ТРның башка шәһәрләрендә күчмә электр станцияләре, шулай ук Казанда гражданлык биналары һәм корылмалары: В.И.Ленин исемендәге мәдәният сарае (1954–1956), НИАТ күргәзмәләр залы (1976), «Казан моторлар төзү» ҖБнең завод идарәсе (1987), «Казан» халыкара аэропорты ярдәмче корылмалары (1999) проектлары эшләнә һ.б.