Эчтәлек

1898 елда татар сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре тәкъдиме белән оештырыла.

Җәмгыятьне оештыручылар һәм аның Уставын эшләүчеләр — Казан сәүдәгәрләре М.И.Галиев, А.Я.Сәйдәшев, юрист С.Ш.Алкин.

Җәмгыять, массакүләм җәмәгать оешмасы буларак, милли, конфессиональ, катлауларга бәйле һәм башка чикләүләрдән азат була. Шәрәфле, гомерлек һәм хакыйкый әгъзалардан тора. Беренчеләренә әлеге исем оешманың барлыкка килүе һәм үсешенә аеруча зур кертемнәре һәм эшчәнлекләре өчен гомуми җыелыш карары нигезендә бирелә. 60 сум һәм аннан күбрәк суммада ярдәм күрсәтүчеләр гомерлек әгъза булып исәпләнә, ел буена 5 сум күләмендә кертем кертүчеләр исә хакыйкый әгъзаларга санала.

1904 елның 28 мартындагы гомуми җыелыш карары нигезендә һәм Уставның 7 нче параграфына яраклы рәвештә Казанның барлык указлы муллалары шулай ук Җәмгыять әгъзалары дип саналалар.

1900 елда Җәмгыятьтә 9 шәрәфле, 46 гомерлек, 49 хакыйкый әгъза була, 1911 елда шул тәртиптә, — 15, 48, 233. Губернатор П.А.Полторацкий, шәһәр башлыгы С.В.Дьяченко, меценатлар О.С.Александрова-Гейнс һәм Д.В.Вараксин; медиклар С.С.Надель-Пружанская, А.И.Захарьевский; татар җәмәгать эшлеклеләре Г.Баруди, Г.А.Ишморатов, С.М.Аитов, С.Ш.Иманколов, И.В.Терегулов, З.М.Шамил, А.Я. һәм М.А. Сәйдәшевләр Җәмгыятьнең әгъзалары булып торалар. Идарә итүче органнары — гомуми җыелыш һәм 6–12 кешедән торган идарә. Идарә ай саен, ә гомуми җыелыш елга 2–3 мәртәбә җыела.

Беренче идарә рәисе итеп М.Ш.Шамил, урынбасары — Ш.И.Әхмәров, секретаре — С.Ш.Алкин, казначие — И.И.Айтуганов сайланалар. Идарә составына шулай ук З.М.Шамил, С.С.Гобәйдуллин, И.Г.Үтәмешев, К.Г.Гыймадетдинов, А.М.Әҗемов, С.Д.Усманов керә.

Идарә рәисләре: Ш.И.Әхмәров (1898–1899), И.И.Айтуганов (1899–1902), Г.Г.Апанаев (1902–1907), Г.М.Казаков (1907–1908), А.Г.Мөсәлимов (1908–1910), М.Г.Апанаев (1910–1917) була.

Оешманың түбәнге структурасына 15 участок попечительлеге карый, аларның вазифасына үз участокларында яшәүче фәкыйрьләрнең матди хәле турында мәгълүматлар җыю һәм аларга ярдәм күрсәтү керә. Попечительлек башлыкларын идарә сайлый. Җәмгыятьнең оешу вакытына аның карамагында гомуми күләме 39902 сумлык процент кәгазьләре, күчемсез милек һәм акча исәпләнә (аның 24 мең сумы мөселман картлар һәм гарипләр йорты ачу өчен бүлеп куела, 10 % ы Җәмгыятьнең запас капиталы итеп күчерелә), 1914 елда капитал 80589 сум тәшкил итә.

Җәмгыять үз хисабына мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәчетләр, мөселман зиратлары тота, шәкертләргә, Казанда яшәүче һәм читтән килгән ярлы мөселманнарга матди ярдәм күрсәтә, урта һәм югары уку йортларындагы талантлы укучыларның укуы өчен түләү кертә.

Җәмгыять каршында ятимханәләр эшләп килә — ике мәктәпле балалар ятимханәсе (1905 елдан) һәм бала тудыру йорты (1914 елдан), ирләр һәм хатын-кызлар рус-татар училищеләре (1909 елдан), амбулатория (1902 елдан), мөселман хатын-кызларга бала тудыруда ярдәм итү, дәвалау йорты (1912 елдан).

Җәмгыять татар, рус сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре иганәсе, зәкят, әгъзалык кертемнәре, Казан шәһәр думасы субсидияләре, төрле күңел ачу чараларын үткәрүдән кергән акчалар хисабына яши. Ярдәм җыйнау өчен шулай ук һәвәскәрләр спектакльләре һәм сәнгать кичәләре дә уздырыла.

1911 елга оешма активларының зур өлеше (58300) күчемсез милектән гыйбарәт була. Җәмгыятькә Евангелистлар урамындагы (хәзер Татарстан ур.) табыш йорты карый, ул ел саен 1500 сум табыш китерә. Россиядәге шуңа охшаш 87 мөселман хәйрия җәмгыятьләре арасында капиталының күләме ягыннан җәмгыять 1 нче урында тора.

1917 елның октябренә кадәр яши.

Әдәбият  

Салихов Р.Р.Татарская буржуазия Казани и национальные реформы второй половины XIX — начала XX в. К., 2000.

Автор — Л.М. Айнетдинова