Эчтәлек

Казанда һәм Идел буеның башка шәһәрләрендә Н.Е.Федосеев һәм аның фикердәшләре башлангычында 1888–1889 елларда оештырыла. Шундый 10 лап түгәрәк билгеле, һәрберсендә 10–15 кеше була.

Җитәкчеләре арасында: Н.Е.Федосеев, Г.Волков һ.б.; түгәрәк әгъзалары: П.Скворцов, А.Санин, В.Ульянов (В.И.Ленин), П.Сементовский, А.Скворцов, Е.Санина, А.Соловьёв һ.б. Түгәрәк әгъзалары «Хезмәтне азат итү» («Освобождение труда», Женева) төркеме, Ростов-Дон һәм Харьков шәһәрләрендәге эшчеләр түгәрәкләре, Петербург һәм Мәскәү марксистлары белән элемтә урнаштыралар. К.Маркс, Ф.Энгельс, К.Каутский, Г.Плеханов, П.Лафарг хезмәтләрен өйрәнәләр, революцияне пропагандалау белән шөгыльләнәләр, листовкалар һәм прокламацияләр чыгаралар, сәяси тоткыннарга матди һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыралар. Федосеев җитәкчелегендәге түгәрәкнең китапханәсе, акча кассасы (акчалар түләүле студент кичәләреннән алынган җыемнардан һәм түгәрәк әгъзаларының үз теләкләре белән иганә итүеннән туплана).

1889 елның июлендә Федосеев һәм түгәрәк әгъзаларының бер өлеше кулга алына. Әлеге эш буенча тикшерү бер елга кадәр дәвам итә. Түгәрәкләрнең күбесенең эшчәнлеге туктатыла. 1890 елда Казанда И.Сигорский җитәкчелегендәге яшерен түгәрәк эшли. 1891 елда яшерен басмаханә оештырыла, тыелган әдәбиятны бастыру эше җайга салына, «Кресты» төрмәсендә утырган Федосеевка, шулай ук Петербургның забастовка игълан иткән 300 эшчесе гаиләләре өчен акча җыела.

Әдәбият

Нафигов Р.И. Тайны революционного подполья. К., 1981; 

Летопись борьбы и свершений: Хроника партийной организации Татарии. 1883–1895. К., 1985. Кн. 1.

Автор — Л.М.Айнетдинова