Биографиясе

1945 елның 1 мартында Украина ССРның Ворошиловград өлкәсе Красный Луч шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1970).

1963–1977 елларда комсомол һәм партия эшендә, 1984–1986 елларда Татарстан профсоюзлар өлкә советы секретаре, 1986 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә читтән торып уку бүлеге проректоры, 2003–2007 елларда фән эшләре буенча проректор. Бер үк вакытта Татарстан Республикасы Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең белемен камилләштерү институты ректоры.

2007 елдан – Казан милли тикшеренү технология университетының инженер педагогикасы һәм психологиясе кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре даими белем бирүнең региональ системасын һәм социаль-мәдәни аспектларын өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә. РФнең Хөкүмәт бүләге лауреаты (2007).

Хезмәтләре

Организационно-педагогические основы социализации. Казань, 1994; Многофакторная модель формирования гуманитарной культуры личности студента. Казань, 1995.

Формирование единого культурно-образовательного пространства региона: проблемы и решения. Казань, 2002.