Р.И.Вәлиев туган авылы Ташлык турында

Татар телендә

Биографиясе

1947 елның 4 гыйнвары, Ширәмәт, хәзерге Түбән Кама районы Ташлык авылы – 2023 елның 20 октябре, Казан.

М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый (1972, Мәскәү).

1972–1976 елларда «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, 1976–1981 елларда җаваплы сәркәтип.

1981–1984 елларда ТАССР Язучылар берлегенең Чаллы оешмасы җаваплы сәркәтибе.

1986–2000 елларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры, бер үк вакытта 1990–1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының Милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиясе рәисе.

2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.

Р.И.Вәлиев – Татар ПЕН-Үзәген оештыручыларның берсе һәм 1995 елдан аның вице-президенты.

1990–1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Совет депутаты, 1995 елдан Татарстан Республикасының халык депутаты.

Р.И.Вәлиев тормыш университетлары турында

Татар телендә

Татарстанның халык шагыйре Р.И.Вәлиев Илһам Шакиров белән танышуы турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Р.И.Вәлиев ПЕН-клубка керү турында

Татар телендә

Татарстанның халык шагыйре Р.И.Вәлиев татарларның рухи һәм мәдәни бердәмлеге турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев "Шагыйрь" шигырен укый. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Әсәрләре 1960 елларда басыла башлый. Төп жанры – шигърият.

Р.И.Вәлиев – гражданлык хисләрен ачык белдерүче шагыйрьләрдән. Ул «Зәңгәр кабырчыклар» (1971) дигән беренче шигырьләр китабы белән үк үзен әхлакый проблемалар турында тирән уйланучы шагыйрь итеп таныта. «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Кышкы учак» (1994), «Сүзләрдән дисбе» (1996) җыентыклары дөнья күрә.

Р.И.Вәлиев поэзиясенең төп тематикасы – туган җир, табигатьне саклау, Җир-Ана язмышы өчен борчылу. Шигырьләре көчле идеяләргә, романтик хисләргә бай.

Аның шигырьләренең аһәңлелеге танылган татар композиторларының игътибарын җәлеп итә. Ф.Әхмәтов, Р.Яхин, М.Яруллин, Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Ахиярова, Ш.Тимербулатов һәм башка композиторлар белән берлектә иҗат ителгән ике йөзгә якын җыры «Бер алманы бишкә бүләек» (1992), «Яшьлек ядкаре» (2005), «Мәхәббәт сүрәсе» («Определение любви», 1984) җыентыкларына керә.

Р.И.Вәлиевнең балаларга атап язылган «Хыялый Мияубикә» (1976), «Кайтаваз кайда яши?» (1994), «Гөрләвек» (2005) шигырь китапларына балаларга хас эчкерсезлек, гади, ягымлы тел хас.

Р.И.Вәлиев тәрҗемәсендә дөнья халыклары әкиятләре тупланган китаплар «Тылсымлы чишмә» (1984), «Иң озын әкият» (1994), «Алтын алма» (2007). А.Конан Дойлның «Баскервильләр эте» («Собака Баскервилей»), Р.Киплингның «Маугли», А.Сент-Экзюпериның «Нәни принц» («Маленький принц») әсәрләре (2004) аерым китап булып дөнья күрә.

Проза өлкәсендә Р.И.Вәлиевнең яраткан жанры – документаль характердагы кыска, җыйнак повесть. «Эт кояшы» исемле повесть 1968 елда язылса да, 1990 елда гына басылып чыга. Яшь солдатның батырлыгы турында «Яшисе килә!» повесте (1982; русчага тәрҗемәсе – «Жить хочется!», 1983); Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге, 1982), заман яшьләре арасындагы әхлак мәсьәләләрен үзәккә алган «Иске сәгать дөрес йөри» (2004) повесте, КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгаларга багышланган «Мирас» (1990) романы авторы.

«Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (1989), «И машина, машина, җитте минем башыма» (1990) комедияләре Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала.

Р.И.Вәлиев публицист буларак та билгеле («Күкләр биек» җыентыгы, 1983).

Аның әсәрләре рус, башкорт телләренә тәрҗемә ителгән.

Татарстанның халык шагыйре Р.И.Вәлиев "Ватаным" җыры турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Р.И.Вәлиев Лев Ошанин турында

Татар телендә

Бүләкләре

Р.И.Вәлиев – Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2007). Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1982).

Татарстан Республикасының «Дуслык» ордены (2022) белән бүләкләнә.

Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины (1997).

Р.И.Вәлиев "Ядкәр" җыры турында

Татар телендә

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 1999–2000.

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 2006–2007.

Зимние яблоки: стихи. Казань, 1999.

Р.И.Вәлиев балалар арасында иҗат конкурсын үткәрү турында

Татар телендә

Р.И.Вәлиев "Җыен" фонды турында

Татар телендә

Әдәбият

Разил Вәлиев: биобиблиографик белешмә. Казан – Мәскәү, 1996.

Даутов Р.Н. Балачак әдипләре. Кит. 1. Казан, 2002.

Заһидуллина Д. Мирас турында уйланулар // Мәйдан. 2005. № 6.

Галиев М. Язмышка рәхмәт // Вәлиев Р. Сайланма әсәрләр. Казан, 1999. Т. 1.

Автор – Р.Ә.Мостафин

Р.И.Вәлиев Татар халкының үсеш стратегиясе турында

Татар телендә