Биографиясе

1905 елның 5 августы, Казан губернасы Спас өязе Зур Тигәнәле авылы – 1995 елның 12 марты, Казан.

Чистай мәдрәсәсендә укый. 1921 елда акча эшләү теләге белән Мәскәүгә китә.

Оренбург очучылар училищесен тәмамлый (1929). 1929–1935 елларда хәрби очучы буларак Брянск һәм Казан авиаотрядларында хезмәт итә, Мәскәүдә Хәрби Һава көчләренең махсус конструкторлык бюросы каршындагы сынау отрядында эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Тын Океан флотының авиация частьләрендә хезмәт итә.

Иҗаты

С.Баттал әсәрләре 1924 елдан басыла.

«Еллар җыры» исемле беренче шигырь җыентыгы 1929 елда дөнья күрә. С.Баттал – «Очучылар» (1935) романы, «Сигезенчесе кем?» (1965; русчага тәрҗемәсе «Кто же восьмой?», Мәскәү, 1974) маҗаралы повесте, шигырь һәм поэмалары тупланган «Илем-анам» (1944), «Тылсымлы балдак» (1980), «Төрле еллар мозаикасы» (1983) җыентыклары, «Олы юл буйлап» (икенче исеме «Газзә», 1953; русчага тәрҗемәсе «По столбовой дороге», Мәскәү, 1956) поэмасы, Гражданнар сугышы елларында татар авылларында социаль үзгәрешләрне, татар крәстияннәренең рухи көчен һәм әхлакый йөзен чагылдырган «Чирмешән якларында» (1967) шигъри роман, «Баштан үткәннәр» (1974) автобиографик повесть, «Сынау» (1938), «Киртә» (1959), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» (1960) исемле пьесалар авторы.

С.Батталның поэзиясе яңача фикерләүгә, ритмик аһәңнәргә, төрле рифмаларга, үз төбәге сөйләшеннән алынган сөйләм берәмлекләренә бай.

Прозасы характерларның һәм конфликтның катлаулылыгы, мораль-этик проблемаларның кискен куелышы белән аерылып тора.

Баттал А.С.Пушкин, Н.Н.Никитин, В.В.Маяковский һәм башкаларның кайбер әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

С.Баттал Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 2 томда. Казан, 1972–1974.

Әдәбият

Мәҗитов З. Һәр шагыйрьнең үз тавышы // Сугышчан поэзия. Казан, 1975.

Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр. Казан, 1998. Т. 4.

Батулла Р. Халыкның үсеше // Татарстан. 1995. № 7, 8.