Идел буе районының Борисково поселогы янында.

Күл Идел елгасының югары террасалары киртләченә бик якын урнашкан. Сулык Урта Кабан күленнән 1 км көньяктарак һәм Кабан күлләре системасына керә. Түбән һәм Урта Кабан күлләренә караганда Югары Кабанда су өсте тигезлеге 2 м га биегрәк (исеме шуннан). Су өслегенең мәйданы 25 га, суының күләме 1325 мең м3. Озынлыгы якынча 1 км, киңлеге 250-300 м. Уртача тирәнлеге 6,5 м, иң зур тирәнлеге 13,7 м.

Югары Кабан казанлыгының барлыкка килүе Кабан күлләре системасының башка күлләре кебек үк, Идел елгасының элекке юлында сакланып калган, карст күренешләре белән тирәнәйгән күл.

Югары Кабанның Түбән һәм Урта Кабан күлләре белән гидрологик бәйләнеше юк. Күлнең көньяк-көнбатыш өлешендә ермаклар бар, язгы су ташулар вакытында алар аша артык су Мирный һәм Отар поселоклары арасында урнашкан сазлык-күл комплексына керә.

Күлнең туенуы катнаш: атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә.

Суы йомшак, җиңелчә минеральләшкән, гидрокарбонат-кальцийлы типта; кышын кислород кытлыгы һәм төбендә күкерт водороды булуы күзәтелә. Суының сыйфаты «уртача чисталыктагы» категориягә туры килә, әмма Кабан күлләре системасындагы күлләр арасында Югары Кабан чиста күл булып санала.

Югары Кабанның флора һәм фаунасы күптөрле. Альгофлорада суүсемнәрнең якынча 80 төре исәпләнелә; яр буе зонасында югары төзелешле үсемлекләрдән җикәнбаш, курак, су кәбестәсе һәм Канада элодеясы өстенлек итә. Умырткасызларның сирәк төрләреннән су чаяны һәм ранатра очрый. Күл орнитофаунасы өчен гади акчарлак, елга крачкасы, кыр үрдәге хас. Вак имезүчеләрдән ондатра яши.