1869 елның 12 маенда Казан университеты каршында 1 нче Бөтенроссия табигыятьчеләр җыены карары нигезендә төзелә (карарда Россиянең билгеле бер төбәген («полосасын»), бигрәк тә геологиясен, ботаника һәм зоологиясен өйрәнүгә юнәлтү максатында җирле фәнни көчләрне үстерү һәм берләштерү кирәклеге күрсәтелә).

Тикшеренүләр өлкәсе – Россиянең Идел елгасыннан Көнчыгышка таба, фактта – «Польша патшалыгыннан – Бөек Пётр култыгына, Яңа Җирдән Босфор бугазына һәм Каспий аръягы өлкәсенә кадәр».

Җәмгыятьнең беренче җитәкчеләре: зоология профессоры Н.П.Вагнер (президенты), физика профессоры И.А.Больцани (вице-президент), зоолог һәм зоогеограф М.Н.Богданов (секретарь һәм казначы).

Төрле елларда Табигыятьчеләр җәмгыятенең президенты вазифасын А.А.Штукенберг, Б.К.Поленов, А.А.Остроумов, А.Я.Гордягин, Н.А.Ливанов үти.

Җәмгыять әгъзалары

Җәмгыять әгъзалары 3 категориягә бүленә:

  • хакыйкый әгъза (взнос түлиләр),
  • әгъзахезмәткәр (взнос түләмиләр),
  • шәрәфле әгъзалар («җәмгыять эшенә үзләренең шәхси мөнәсәбәте белән ярдәм итүчеләр һәм ... аңа сизелерлек файда китерүчеләр»).

Җәмгыять эшчәнлегенең төп көчләре  – аның хакыйкый әгъзалары (560 тан артык кеше): табибләр, урман белгечләре, агрономнар, хәрбиләр, гимназия укытучылары, Казан университеты студентлары һәм профессорлары, шул исәптән Н.-Б.З.Векслин, К.В.Ворошилов, Н.А.Головкинский, Д.И.Дубяго, Г.Х.Камай, Н.О.Ковалевский, Н.М.Любимов, академиклар А.Е.Арбузов, И.А.Тарчевский, И.В.Тюрин була.

Әгъза-хезмәткәрләр (96 кеше) арасында танылган ботаниклар В.И.Талиев, И.И.Спрыгин, П.Н.Крылов, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе И.В.Терегулов, футурист шагыйрь В.В.Хлебников һәм башкалар бар.

Шәрәфле әгъзалар:

  • ботаник А.Н.Бекетов,
  • ихтиолог һәм географ Л.С.Берг,
  • психиатр В.М.Бехтерев,
  • химиклар А.М.Бутлеров, Д.И.Менделеев,
  • табигыятьче академик В.И.Вернадский,
  • патолог Р.Вирхов,
  • климатолог А.И.Воейков,
  • эволюционистлар Ч.Дарвин, А.Н.Северцов,
  • палеонтолог А.А.Иностранцев,
  • генетик Н.К.Кольцов,
  • инглиз геологы Р.Лайелл,
  • орнитолог М.А.Мензбир,
  • селекционер-бакчачы И.В.Мичурин,
  • сәяхәтче Г.Н.Потанин,
  • агрохимик Д.Н.Прянишников,
  • физиолог И.М.Сеченов,
  • астроном О.В.Струве,
  • графиня П.С.Уварова (Мәскәү археология җәмгыяте рәисе),
  • Арктиканы өйрәнүче О.Ю.Шмидт һәм башкалар тора. Барлыгы 94 кеше.

Эшчәнлеге

Җәмгыятьнең беренче 25 еллык эше дәверендә 305 утырыш үткәрелә, 445 фәнни чыгыш ясала, 151 экспедиция оештырыла (Табигыятьчеләр җәмгыяте эшчәнлеге 1869–1916 еллар эчендәге утырыш беркетмәләрендә чагыла).

Табигыятьчеләр җәмгыяте катлаулы сугыш еллары шартларында да (1905–1906, 1917–1921, 1941–1945) үз эшен дәвам иттерә.

Фәнни һәм гамәли эшен ул халык арасында табигать фәннәре буенча лекцияләр оештыру белән бергә алып бара.

Җәмгыять әгъзалары Казан фәнни-сәнәгый күргәзмәсен үткәрүдә (1890), Казанда зоопарк төзүдә (1890–1891), Куйбышев сусаклагычын төзү белән бәйле (1939) һәм оборонага караган (1940 еллар) мәсьәләләрне хәл итүдә; СССР Фәннәр академиясе Биология бүлеге каршындагы азык-төлек һәм терлек азыгы ресурсларын арттыру комиссиясе эшендә (1941–1945), Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге эшчәнлеген яңадан торгызуда (1947) катнашалар.

Идел-Кама тыюлыгына кергән аеруча саклаулы территорияләрне аерып алу мәсьәләләрен хәл итү Табигыятьчеләр җәмгыятенең зур казанышы санала. 1918–1920 елларда профессор Н.А.Ливанов җитәкчелегендә Раифа урманы фаунасында тикшеренүләр башлана.

Табигыятьчеләр җәмгыятенең соңгы утырышлары 1967 елда уза.

Басмалары

1871–1965 елларда «Труды общества естествоиспытателей при Казанском университете» басмасы чыгарыла.

Әдәбият

Обзор деятельности Общества естествоиспытателей при Императорском Казанском университете за первое двадцатипятилетие его существования. 1869–1894. Казань, 1894.

Колесников А.Н. Первые годы Казанского общества естествоиспытателей // Ученые записки Казанского университета. 1955. Т. 115, кн. 8.

Очерки истории Казанского университета. Казань, 2002.

Автор – В.И.Гаранин