Тарихы

1701 елда хәзерге авыл җирләре күрше Бизнә авылы, Зөя өязе һәм Сембер губернасыннан чыккан 9 йомышлы татарга алпавыт җирләре бушка бирелә. 1762 елда авылда 14 яңа чукындырылган татар һәм алпавыт Ф.К.Мошинскийның 18 крепостной крестьяннары исәпләнә. Чукынырга теләмәгән йомышлы татарлар (165 кеше) Новопоселённое Шапкино авылына (хәзер Әлки районының Татар Шәпкәсе авылы) куылалар. 1770–1780 елларда аларның күбесе туган авылларына кире кайта.

1795 елда авылда катнаш татар-рус халкы була. Биредә 76 крепостной крестьян, 5 алпавыт, 142 йомышлы татар һәм керәшен татар яши. Күпчелек крепостнойлар авылда бакча белән өй һәм су тегермәне булган капитан И.Я.Мельниковка карый. Шулай ук Х.Л.Молоствов, С.Д.Куроедов һәм штаб капитаны Марков утарлары урнаша.

XIX йөзнең беренче яртысында авылның рус өлеше аерым Мельяновка-Степановка торак пункты статусы ала.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы алпавыт һәм дәүләт крестьяннары катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, тегүчелек.

1715 елда авылда мәчет төзелә (1743 елда көчләп чукындыру барышында җимерелә, XIX йөзнең 2 чирегендә торгызыла), 1887 елда – җәмигъ мәчет (1901 елда төзелә).

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, рус-татар училищесы (1911 елда ачыла), җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1074,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Гусиха волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Аграмак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “17-й партсъезд”, “Пятилетка” колхозлары оештырыла. 1957 елда “Пятилетка” колхозы Куйбышев исем. совхозда (үзәк утары – Аграмак авылы). 1989 елда Куйбышев исем. совхоз 2 хуҗалыкка: Куйбышев исем. (үзәк утары – Аграмак авылы) һәм “Хезмәт бүләге” совхозларына (авыл – үзәк утары) бүленә. 1997 елда “Хезмәт бүләге” совхозы “Нур” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2009 елда ябыла).

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр урта мәктәп эшли. Клуб, китапханә (1958 елдан, клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Клуб каршында “Җыр белән гомергә” фольклор коллективы эшли. Авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Э.Г.Нуруллин (1965 елда туган) – авыл хуҗалыгы механикалаштыру өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 8 ир-ат;
1859 елда – 487,
1897 елда – 695,
1908 елда – 885,
1920 елда – 879,
1926 елда – 486,
1938 елда – 581,
1949 елда – 531,
1958 елда – 611,
1970 елда – 696,
1979 елда – 484,
1989 елда – 348,
2002 елда – 333,
2010 елда – 297,
2021 елда – 238 кеше (татарлар).