- РУС
- ТАТ
атналык иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасы
1918 елның 12 мартыннан Казанда татар телендә нәшер ителә.
Оештыручылары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, редакция коллективы.
Газетада Г.Камал, Ф.Әмирхан, Ш.Усманов, К.Тинчурин, Г.Нигъмәти, Г.Толымбайский, Һ.Такташ, Х.Туфан, Г.Кутуй, М.Җәлил, Г.Бәширов, М.Әмир, А.Шамов, И.Гази, Ф.Хөсни, Г.Галиев, М.Садри, Г.Минский, Ш.Мөдәррис, Н.Арсланов һәм башка күренекле татар язучылары эшли.
Казан мех комбинатында (1934 ел), Чистай (1935 ел), Минзәлә, Әлмәт (1947 ел), Калинин (1949 ел) районнарында «Ватаным Татарстан»ның күчмә редакцияләре була.
Төрле елларда газета чыгарган кушымталар: «Кызыл командир» (1926 ел, «Кызылармеец» газетасы белән бергә); «Сыйфат өчен» (1933 ел), «Волга буе спартакиадасы» (1934 ел); «Стахановчылык листовкасы» (1936 ел); «Кызыл Татарстан» листовкасы» (1946 ел); «Совет Татарстаны»ның махсус чыгарылышы» (1952 ел).
1985–2003 елларда «Әдәби җомга», 1999–2003 елларда «Серле сандык», 2004 елдан «Сәламәтлек», «Яшелчә», «Гаилә», 2005 елдан «Яшел бишек», «Ышаныч һәм иминлек» даими кушымталары чыгарыла.
Газета Татарстанның совет чоры тормышындагы иҗтимагый-сәяси, мәдәни, социаль һәм икътисади якларны даими яктыртып бара, укучыларга юрист киңәшләре бирә. Татар журналистларының күпчелеге өчен осталык мәктәбе булып тора.
Татарстан Президенты Указларын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны, Татарстан Республикасы Министр Кабинеты карарларын беренчеләрдән булып татар телендә бастыра.
Республиканың әйдәп баручы газетасы буларак, «Ватаным Татарстан» Татарстаннан читтә яшәүче татарлар тормышын да киң яктырта.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1968 ел).
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;
Хамматов Ш.Х., Әгъзамов Ф.И. Матбугат – дуслык байракчысы. Казан, 1970;
Хамматов Ш.Х. Газета һәм әдәбият дуслыгы. Казан, 1979;
Көньязмадан туа елъязмалар // Казан утлары. 1998. № 3;
НасыровТ.М. Большевик Хасан Урманов. Казань, 1968;
НасыровТ.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;
Социалистик Татарстан. 1918-1968. (Фотоальбом). Казань, 1968;
Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917-1925). Казань, 1978;
Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979;
Печать, радиовещание и телевидение Татарии. 1917-1980: Сб. док. и материалов. Казань, 1981;
Шамсутдинов Г. Газета всероссийского значения на татарском языке // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1999. № 1/2.
Автор – Р.М.Нуруллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.