1885 елның 28 октябре, Әстерхан губерниясе, Кече Дербент олысы Зимняя Ставка авылы – 1922 елның 28 июне, Түбән Новгород губерниясе, Крестцы өязе Санталово авылы. 

Казандагы Өченче ир балалар гимназиясен тәмамлый (1903), уку елларында нәкышьче П.П.Беньковтан дәресләр ала.

1903–1908 елларда Казан университетында укый, нәевклид геометриясе белән кызыксына башлый («Доски судьбы» фәлсәфи-математика хезмәте, М., 1922).

Иҗатының Казандагы башлангыч чорында халыкларның борынгы община дәвере тормышы, борынгы һәм урта гасырлар тарихы, мәҗүсилек мифологиясе, славян халыклары фольклоры, шулай ук «акыллы табигать» идеясе белән кызыксына («Как во лодочке, во лодочке...» шигыре, 1903–1904; «Снежимочка» Раштуа әкияте, 1908).

Студент елларында, гомумславян телен булдыру турында хыялланып, сүзләр белән тәҗрибәләр ясый башлый («Бобэоби пелись...», «Кузнечик», «О, рассмейтесь, смехачи»).

1905–1907 еллардагы Революция һәм М.Горькийның романтик әсәрләре тәэсирендә прозасы аллегорияләр белән сугарыла («Была тьма», «Песнь мраков»).

В.Хлебниковның рухи дөньясы гомере буе Казан белән бәйле, алдагы иҗатында Казан мотивлары (Идел, Казан Кремле, Болгар шәһәре) һәм Шәрекъ темасы урын ала: «Разин», «Хаджи-Тархан» (икесе дә – 1913), «Ладомир» (1920), «Напрасно юноша кричал» (1921) поэмалары, «Синие оковы», «Буфная книга», «Голод», «Трубите, кричите, несите» шигырьләре (барысы да – 1921) һәм башкалар.

Казанда В.Хлебников галим һәм шагыйрь булып формалаша.

Велимир Хлебников. Дөньяның хакиме. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Неизданные произведения Велимира Хлебникова. М., 1940.

Творения. М., 1987.

Әдәбият

Аристов В.В. Хлебников в Казани. Казань, 2001.

Старкина С. Велимир Хлебников: корень времени: Биография. СПб., 2005.

Автор – И.И.Андреева