2007 елга кадәр ТРның Милли музее филиалы, 2007 елдан муниципаль район карамагында.

1987 елның 17 апрелендә ачыла. Алпавыт В.В.Марковников йортында (1904) урнашкан. Экспозиция мәйданы – 106 м2, музей коллекцияләре 2 мең саклау берәмлеген тәшкил итә. Ул төбәкнең XVI йөз уртасыннан XX йөз ахырына кадәрге тарихы белән таныштыра. Палеонтология һәм геология коллекцияләре (соңгысы Аксубай битум чыганаклары урыннарын үзләштерү тарихына нисбәтле) бар. Этнография бүлеге шул төбәктә яшәүче татар, чуаш, русларның көнкүрешенә багышлана (хезмәт кораллары, йорт кирәк-яраклары, костюмнар, халыкның декоратив-гамәли сәнгать әйберләре). Рус нумизматикасының 1800–1909 елларга караган кечерәк коллекциясе урын алган. Музейның бер бүлеге Аксубай районында туып үскән язучыларга, галимнәргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һ.б.ларга багышланган. Чуаш педагогы һәм язучысы Е.В.Елиевның торак бүлмәсе, мемориаль җиһазлары яңадан торгызылган.

Ел саен Халыкара музейлар (18 май), Белем (1 сентябрь), посёлок (30 август), Өлкәннәр (1 октябрь) көннәре, Батырлык дәресләре (4–7 май) уздырыла.