- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы поселок, Мәтәскә елгасының югары агымы буенда, Теләче авылыннан 15 км көнбатыштарак урнашкан
Торак пункт буларак 1963 елда теркәлә. Оештырылган көненнән Саба районында. 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Олы Мәтәскә авыл җирлегендә.
1917 елда поселок территориясендә Саба урман хуҗалыгының Ленин урман участогы оештырыла. 1929 елдан Әбде урман совхозында, 1961 елдан – Ленин урманчылыгының Лесной поселогы. Поселокта агач эшкәртү цехы эшли.
Халкы башлыча урманчылык белән шөгыльләнә.
1992 елда тулы булмаган урта мәктәп ачыла, 1993 елда – урта, 2014 елда тулы булмаган урта мәктәпкә (2015 елдан Олы Мәтәскә урта мәктәбе филиалы, башлангыч мәктәп буларак эшли) үзгәртелә.
Хәзер клуб (2001 елдан), балалар бакчасы (1952 елдан, Ленин урманчылыгына карый, «Ленинский» исеме шуннан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2009 елдан) бар.
Клуб каршында «Вдохновение» театр (2012 елдан) һәм «Идегәй» фольклор (2014 елдан) коллективлары эшли.
1989 елда – 150,
2002 елда – 192,
2010 елда – 190,
2020 елда – 181 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.