Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1930 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районында.

Хәзер Кызылъяр авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Якты Елга” колхозы оештырыла.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 111,
1949 елда – 103,
1958 елда – 101,
1970 елда – 95,
1979 елда – 67,
1989 елда – 2,
2002 елда – 1,
2010 елда – 2,
2015 елда – 2 кеше (татарлар).