Чирмешән елгасы (Бола, Зөя елгалары бассейны) кушылдыгы.

Озынлыгы 10,1 км. Бассейнының мәйданы 42,3 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы һәм югары агымы Чуаш Республикасы территориясендә, тамагы Кайбыч районы Чирмешән авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 110 м. Томбаның су җыелу мәйданында урман үсемлекләре үсми диярлек.

Томбаның 0,4 тән 5,2 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,57 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 107 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Суы ел дәвамында уртача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-700 мг/л.