Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Керәшен Казысы буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү, баш киемнәре тегү, тимерчелек һәм агач эше, умарта ясау тарала.

1869 елдан – бер сыйныфлы катнаш керәшен татар земство училищесе (1918 елда 45 ир бала һәм 23 кыз бала укый), 1884 елдан – бер сыйныфлы катнаш керәшен татар чиркәү-приход мәктәбе (1910 елда 28 ир бала һәм 21 кыз бала укый) була.

XX йөз башында Троицы Живоначальная чиркәве (1905–1914 еллар аралыгында төзелә; 1970 еллар ахырында сүтелә), 2 җил тегермәне, ярма яргыч, май заводы,вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 964 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Советларның 9 нчы съезды» колхозы оештырыла. 1960 елгы мәгълүматлар буенча, берләштерелгән «Советларның 9 нчы съезды» колхозының үзәк утары Балыклы Чүкәй авылында урнаша (хуҗалык кырчылык, дуңгыз һәм сарык асрау белән шөгыльләнә). 1966, 1992 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Гигант» колхозы (үзәге – Балыклы Чүкәй авылы) эшли.

Халкы башлыча «Галәветдинов Ф.Х.» крестҗн-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2013 елга кадәр клуб эшләп килә. Троица Живоначальная чиркәве бар (2014 елдан; 2013 елда янган чиркәү урынына төзелә).

Күренекле кешеләре

Д.И.Касыймов (1888–1937) – сәясәт эшлеклесе;

Г.Ф.Мамаков (1926–2007) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, агроном галим, икътисад фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССР авыл хуҗалыгы министры (1965–1967), Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

М.В.Харитонов (1941 елда туган) – ветеринария эпизоотологы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган ветеринария табибы, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 320,
1897 елда – 706,
1908 елда – 819,
1920 елда – 812,
1926 елда – 778,
1949 елда – 315,
1958 елда – 351,
1970 елда – 232,
1989 елда – 125,
2002 елда – 133,
2010 елда – 104,
2020 елда – 86 кеше (керәшен татарлар).