1903 елда мәхәллә белән бер вакытта ачыла, яңа ысуллы мәдрәсә була һәм 1919 елга кадәр эшли.

Шул чорда мөдәррис булып мәчетнең имам-хатибы М.М.Хәсәнов тора. «Хәсәния»дә дин дәресләрен укыту системасы «Рәсүлия» мәдрәсәсе тәҗрибәсендә нигезләнә, бу мәдрәсәдә М.Хәсәнов белем ала һәм укыта.

Шәкертләре арасында — Н. Исәнбәт.

Махсус төзелгән таш бинада (хәзерге 5 нче китапханә) урнаша.