Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Галимҗан Ибраһимов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1887 елның 12 марты, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылы – 1938 елның 21 гынвары, Казан.

Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала.

1898–1905 елларда – Оренбург шәһәрендә Вәли мулланың кадими мәдрәсәсендә, 1906–1908 елларда «Галия» мәдрәсәсендә укый.

1909 елда Казанга килә, татар вакытлы басмалары белән хезмәттәшлек итә.

1912 елда Киевка китә, анда мөселман студентлары җәмгыяте эшендә катнаша, аларның Бөтенроссия корылтаен әзерләвенә кушыла. Сәяси эшчәнлеге өчен 1913 елның 17 апрелендә кулга алына.

Шул ук елда, төрмәдән чыгарылганнан соң, Казанга кайта, «Аң» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли башлый.

1914 елда кабат Киевка, аннан Уфага китә; 1915–1917 елларда «Галия» мәдрәсәсендә укыта.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң иҗтимагый-сәяси тормышта активлык күрсәтә. 1917 елда язучы Ф.Сәйфи-Казанлы һәм журналист Ш.Сүнчәләй белән бергә «Ирек» газетасы чыгара.

Татар-башкорт мөселман сул эсерлар партиясен оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе.

Милләт Мәҗлесе (1917–1918) һәм Учредительләр җыены депутаты.

1918 елда М.Вахитов һәм Ш.Манатов белән бергә РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы Эчке Россия Мөселманнары эшләре комиссариатын оештыруда катнаша.

1919–1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, бер үк вакытта РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросында матбугат бүлеге редколлегиясе җитәкчесе һәм «Кызыл Шәрекъ» журналы хезмәткәре.

1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында, «Безнең юл» һәм «Мәгариф» журналларын оештыручыларның берсе һәм мөхәррире.

1925–1927 елларда Гыйльми Үзәк рәисе, бер үк вакытта Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе.

Авыру сәбәпле, 1927 елда актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлектән читләшә. Ибраһимов гомеренең соңгы елларын Кырымда уздыра, шунда, «Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашуда гаепләнеп, кулга алына. Каты авыручы Ибраһимовны Казанга китерәләр, ул төрмә хастаханәсендә үлә. Вафатыннан соң аклана.

Иҗаты

Г.Ибраһимовның әсәрләре 8 томда

Ибраһимов иҗатына башта ук чынбарлыкка романтик мөнәсәбәт хас була. «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908) исемле беренче хикәяләрендә һәм «Татар хатыны ниләр күрми» (1909, рус теленә тәрҗемәдә «Татарка», 1935) повестенда татар мәдрәсәләрендә иске ысул белән укыту һәм тәрбияне оештыру, яшь буынны тормышка әзерләүдәге кимчелекләр кискен тәнкыйтьләнә, шәхес иреге, хатын-кызларга тигез хокуклар бирү мәсьәләләре куела.

Ибраһимовның иҗаты тулы көченә Казанда ачыла. «Яз башы» (1910), «Диңгездә» (1910), «Сөю-сәгадәт» (1911) хикәяләрендә ул гадәти булмаган, көчле рухлы, романтик, рухи яктан кырыс мохит белән туктаусыз көрәштә булган геройлар образларын иҗат итә. Тормыш мәшәкатьләреннән, шәһәр ыгы-зыгысыннан арып-туеп, алар табигатьтән җан тынычлыгы эзлиләр, ләззәт алалар, башкача яшәү рәвеше – матур, күтәренке рухлы, гадел тормыш турында хыялланалар. Бу – авторның җәмгыятьтәге социаль тәртипләргә протестының үзенчәлекле бер формасы. Ибраһимовның геройлары өзлексез рәвештә идеал, тормыш мәгънәсен эзләп яши.

Ибраһимовның язучылык таланты, тәнкыйди рухлы романтик буларак, «Яшь йөрәкләр» (1912; рус теленә тәрҗемәдә – «Молодые сердца», 1980) романында аеруча ачык чагыла. Әсәрнең идея-тематик пафосын аталар һәм балалар арасындагы каршылык (автор үзе язганча, «яңаның искелек белән көрәше») тәшкил итә. Ул Җәләш мулла һәм аның улы, яшь буын идеалларын алга сөрүче, дөньяга карашы ХХ йөз башындагы социаль тетрәнүләр белән билгеләнгән Зыя образлары аша чагыла. Зыя татар җәмгыятендәге искелек калдыкларына каршы көрәшүнең төп коралы итеп шәхес иреген саный, мәхәббәткә мәдхия җырлый, патриархаль җәмгыять томаналыгына кешеләрнең рухи-әхлакый сафлыгы-камиллеген каршы куя. Романда шулай ук язучының иҗади сәнгать чараларын чынбарлык буяулары белән баетуга омтылышы чагыла.

1912 елдан башлап Ибраһимов социаль проблемаларны тагын да активрак күтәрә, хезмәт кешеләре образларын иҗат итә («Карт ялчы» (1912), «Көтүчеләр» (1913) хикәяләре). Ибраһимовның социаль каршылыкларга игътибарын юнәлтүен соңрак язылган «Табигать балалары» (1914), «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914), «Габдрахман Салихов» (1916) хикәяләре дә дәлилли.

1914 елда үк тәмамланып, бастырып чыгару тыелган «Безнең көннәр» романы дөнья күргәч (1919, 2 нче редакциясе – 1934; русчага тәрҗемәдә – «Наши дни», 1962), Ибраһимовның иҗат биографиясендә яңа чор башлана. Автор романның язылу вакытын 1914–1920 еллар дип билгели, бу еллар дәвамында ул аны камилләштерә. Әлеге әсәр Ибраһимов иҗатының революциягә кадәрге иҗатына йомгак ясап кына калмый, ә бәлки татар әдәбияты тарихында яңа, совет чоры башлануын да белдерә. Автор анда үзгәргән чынбарлыкны, аның төп вакыйгаларын күрсәтергә, яңа геройлар – яшь революционерлар образларын тудырырга омтыла. Романда татар җәмгыятенең күп яклары – мәгарифнең торышы, шәкертләрнең белем бирүне үзгәртү өчен көрәше, татар интеллигенциясенең идея эзләнүләре (революционерлар Давыт Урманов, Хәбиб Мансуров, Баязит Карилар үрнәгендә), татар хатын-кызларын (Нәфисә, Гөлбикә, Һаҗәр образлары) иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итү чагылыш таба.

Ибраһимовның «Яңа кешеләр» драмасы (1920), шулай ук «Кызыл чәчәкләр» повесте (1920) Идел буенда һәм Уралда Гражданнар сугышы темасына багышлана. Соңгысында 1917 елгы Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы вакыйгалары тарафыннан баррикаданың ике ягына куелган авылдаш биш егетнең язмышы күрсәтелә. Авыл сәүдәгәре улы Гали Колчак гаскәрендә сугыша; руханилар катлавы вәкиле Фазыл, Ак армиянең һәлакәткә дучар икәнлеген аңлап, Совет хакимияте ягына чыга. Балта остасы улы Гыйлаҗины акгвардиячеләр үтерә. Иң ярлы крәстияннәр вәкилләре Солтан белән Шаһбаз үз язмышларын яңа җәмгыять белән бәйлиләр, тормышны социалистик үзгәртеп коруда актив катнашалар.

«Алмачуар» хикәясе (русчага тәрҗемәдә – «Чубарый», 1922) татар әдәбиятында һәм тулаем ул вакыттагы милли прозада мөһим күренеш була. Анда автор крәстиян малаеның якты, истә калырлык образын тудыра, аның психологиясен ача, татар авылы кешеләренең хисләр дөньясы байлыгын һәм кичерешләрен күрсәтә.

1924 елда «Казакъ кызы» (русчага тәрҗемәдә – «Дочь степи», 1934) романы басылып чыга, хакимиятләр аны ике тапкыр (1911 елда Оренбургта, 1913 елда Киевта) конфискацияли. Язучы казакъ далаларында яшәүчеләрнең революциягә кадәрге тормышын сурәтли, колониаль изүнең, социаль каршылык күрсәтүнең кискен картиналарын гәүдәләндерә. Төп геройлар Карлыгач-Сылу белән Арысланбайның традицион романтик мәхәббәтләре темасы органик рәвештә социаль проблематика белән кушыла. Ибраһимов романы – казакълар арасындагы яңа иҗтимагый көчләрне әдәби тасвирлауның беренче тәҗрибәсе, СССРдагы төрки халыклар әдәбиятлары үсешендә мөһим этап була.

Совет Шәрегы язучыларыннан беренчеләрдән булып, Ибраһимов социаль роман жанры нигезләрен сала. «Тирән тамырлар» романында (1928) татар халкы тормышының нэп чорындагы социаль-сәяси асылына әдәби анализ ясала.

1920 еллар уртасыннан башлап, марксистик-ленинчыл эстетика тарафдарлары көчләп таккан социалистик реализм ысулы Ибраһимов әсәрләренең жанр үзенчәлекләрен, проблематикасын һәм эчтәлеген билгели. Шуңа да карамастан, аның бу чор иҗатына чынбарлыкны колачлы фикерләү, чын тормыш вакыйгаларын аларның бөтен катлаулылыклары һәм каршылыклары белән яктырту хас. Аның «Казакъ кызы» романы, яңадан эшләнгән «Татар хатыны ниләр күрми?» повесте һәм Идел буенда 1921–1922 еллардагы ачлыкны чагылдырган «Адәмнәр» повесте (1923) – шундыйлардан.

Фәнни эшчәнлеге

Әдәби әсәрләр белән беррәттән, Ибраһимов бай публицистик һәм әдәби тәнкыйть мирасы калдыра. 1910 еллардагы мәкаләләрендә үк ул милли әдәбиятны үстерүнең принципиаль мәсьәләләрен күтәрә, аның төп асылын «милли рух һәм характер көзгесе» буларак билгели. Әдәбиятның эчтәлеген һәм әдәби формасын баетуда Ибраһимов фольклорга зур әһәмият бирә; киң халык массаларын рус, Шәрекъ һәм Европа классик әдәбиятлары хәзинәләре белән таныштыруны татар интеллигенциясенең мөһим бурычы дип саный.

Ибраһимовның революциягә кадәрге романтик эстетикасының үзенчәлекләре С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г.Тукай иҗатларын анализлауга багышланган «Татар шагыйрьләре» дигән тәнкыйть мәкаләсендә (Оренбург, 1913) аеруча ачык чагыла.

Ибраһимовның «Галия» мәдрәсәсендә эшләгән еллары эстетик теорияне һәм әдәби тәнкыйтьне үстерү һәм үзләштерү өчен уңышлы була. Нәкъ менә шул чорда ул үзенең зур теоретик мәкаләсе белән «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз»ен (1915) чыгара, әдәбият теориясе буенча «Әдәбият кануннары» (1916) дигән мөһим хезмәт яза.

Үткәндәге мәдәни мираска, татар совет әдәбиятын үстерүгә мөнәсәбәте мәсьәләләре Октябрь революциясеннән соң да Ибраһимовның игътибары үзәгендә була. Болар «Имла, тел, әдәбият мәсьәләләре» (1924), «Пролетариат әдәбияты турында» (1924), «Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар» (1924) китапларында чагылыш таба, аларда ул татар әдәбият белемендә марксистик-ленинчыл методология принципларын ныгыта. Әлеге методология кысаларында милли мәдәниятләрнең асылын һәм үзенчәлекләрен, пролетар диктатура шартларында аларның үсеш перспективаларын тагын да тирәнрәк өйрәнүгә омтылышлар ясый («Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?», 1927).

Ибраһимов – татар филологиясе һәм лингвистика буенча «Татар сарыфы» (1911), «Татар телен ничек укытырга?» (1916), «Имла-хәреф мәсьәләсе» (1924) һ.б. хезмәтләр авторы.

Күп кенә хезмәтләрендә Ибраһимов татар халкы тарихының, революцион хәрәкәтенең һәм татарлар арасында мәгърифәтчелекнең аерым этапларын тикшерә. Алар арасында «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1905)» (1925) аерым урын алып тора.

Ул – Ш.Мәрҗани, К.Насыйри турындагы мәкаләләр, «Шәрекънең бөек революционеры Мулланур иптәш Вахитов» (1919), «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» (1922), «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» (1922), «Урал һәм уралчылар» (1927) дигән тарихи һәм тарихи-публицистик хезмәтләр авторы.

Ибраһимов әсәрләре СССРдагы һәм чит илләрдәге күп кенә халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Аның иҗаты казакъ, үзбәк, төрекмән, башкорт һәм башка халыклар әдәбиятлары үсешенә зур йогынты ясый.

Казанда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, Казан проспектларының берсенә Ибраһимов исеме бирелә.

Туган авылында музей-йорты ачыла (1987).

Г.Ибраһимов һәм Ш.Әхмәдиев. 1922

Әсәрләре

Әсәрләр. 8 томда. Казан, 1974–1987; 2000, Т. 9.

Избранное. Казань, 1957.

Советские писатели: Автобиографии. Т. 3. М., 1966.

Әдәбият

Сәйфи Ф. Галимҗан Ибраһимов // Яңалиф. 1928. № 4.

Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. Казан, 1964.

Г.Ибраһимов турында истәлекләр. Казан, 1966.

Мөхәммәдева Г. Олы юл. Казан, 1994.

Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман. Казан, 2003.

Халит Г. Галимджан Ибрагимов // История татарской советской литературы. М., 1965.

Гимадиев У. Галимджан Ибрагимов – журналист. Уфа, 1967.

Нуруллин И. Путь к зрелости. Казань, 1971.

Хасанов М.Х. Галимджан Ибрагимов. Казань, 1977.

Хасанов М.Х. Учёный, писатель, революционер. М., 1987.

Писатель, революционер, учёный: Материалы научной конференции, посвященной 90-летию Галимджана Ибрагимова. Казань, 1980.

Габсалямова Ф.Г., Гимадиев У.И. Галимджан Ибрагимов: Библиографический указатель (1907–1977). Уфа, 1979.

Автор – М.Х.Хәсәнов