Эчтәлек

Техник аттракцион сыйфатында, «җанлы сурәтләр», «хәрәкәтләнүче фоторәсем» исемнәре белән Казанда XIX йөз ахырында барлыкка килә. Төшерелгән сюжетлар беренче тапкыр 1897 елның 2 маенда шәһәр театрында күрсәтелә. Программада 68 картина, шул исәптән Россиядә төшерелгән эпизодлар да була: «Тәхеткә утыру тантаналары» («Коронационные торжества»), «Кызыл болдыр. Император Галиҗанәпләренең тантаналы рәвештә тәхеткә атлавы» («Красное крыльцо. Торжественное шествие Их Императорских Величеств на коронацию») һ.б.

1908 елдан Казанда һәм Казан губернасында хосусый стационар кинотеатрлар төзелә башлый, аларда Россия һәм чит илләрдә җитештерелгән фильмнар күрсәтелә. Беренче булып Ю.Гренингның «Аполло» кинотеатры ачыла (1916 елдан хуҗасы — О.Э.Петцольд, ул эшләгән елларда «Электра» кинотеатры дип атала башлый, соңыннан — «Татарстан»). Шулай ук «Олимп», «Ампир», «Буфф», «Пассаж», «Палас», «Художественный», «Большой театр» (1914 елда төзелә, хуҗасы — Г.А.Розенберг, хәзер Казан Зур драма театры бинасы) һ.б. кинотеатрлар ачыла.

Мамадыш өязе Кукмара авылы (хәзер Кукмара штп; хуҗасы Н.И.Юзиев), Чистай («Мир чудес», 1913 елда сәүдәгәр И.Т.Токарев тарафыннан ачыла) кинотеатрлары мәгълүм.

1917 елның мартында Казанда Кинематографларда хезмәт күрсәтүчеләр берлеге оеша; аның әгъзасы О.Э.Петцольд Кинематография театрлары хуҗаларының бөтенроссия берлеге хакыйкый әгъзасы булып сайлана.

1918 елда Мәскәү кинокомитеты әмере белән Казанда шәһәрнең барлык кинотеатрларын исәпкә алучы кинокомитет бүлеге оеша.

1919 елда алар губерна мәгариф бүлегенең кино секциясе карамагына күчә, 1921–1923 елларда кинопрокат, кино һәм фотога төшерү эшләрен оештыру мәсьәләләре белән Главполитпросветның кинофото бүлеге шөгыльләнә.

1924 елда Татарстан кинематография берләшмәсе (Таткино) оеша, ул кино төшерү, кино хезмәткәрләрен әзерләү белән шөгыльләнә. 1927 елда аның функцияләре Тамаша передприятиеләренең Татарстан идарәсенә (ТУЗП) тапшырыла. 1928 елдан Казан һәм ТАССРда кино эшен оештыру һәм аның белән җитәкчелек итү «Востоккино» АҖ карамагына күчә. 1930 елда ТАССР ХКС каршында кинокомитет оештырыла (1932 елда «Роскино» карамагына күчерелә), 1938 елдан 1988 елга кадәр төрле исемнәр астында Кинофикация идарәсе эшли.

1991 елда ТССР Министрлар Советы каршында Кинематографияне үстерү буенча дәүләт фонды оеша. Казанда кинофильмнар прокаты белән беррәттән үз фильмнарыбыз да җитештерелә башлый.

1898 елда шәһәр театрында Театр мәйданында төшерелгән кадрлар да өстәп күрсәтелә: «Казан–Саратов драма артистлары ширкәтенең «Трильби» спектакле репетициясеннән соң шәһәр театрыннан чыгып барышлары». Аларда В.И.Качалов та төшереп алына. 1909 елда «Пассаж» кинотеатрында — «Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы парады» («Торжественный парад войскам казанского гарнизона») тасмасы, 1910 елда «Аполло» кинотеатрында «Кыш озату бәйрәмендә Казан» («Казань во время Масленицы»), «Васильево. Балалар бәйрәме» («Васильево. Детский праздник»), «Ослан. Каекларда узышу» («Услон. Гонки на яликах»), «Казан авиация атналыгы» («Казанская авиационная неделя») фильмнары күрсәтелә. 1914 елда Казан земство идарәсе заказы буенча земство оештырган автомобиль ярышлары, «Казанда аеклар бәйрәме» («Праздник трезвости в Казани»), «Казанда ак чәчкә көне» («День белого цветка в Казани») фильмнары төшерелә. 1920 елда Мәскәү операторлары тарафыннан ТАССР Советларының 1 нче съездын, Казан гарнизоны гаскәрләре парадын төшерү эшләре башкарыла, 1921 елда, Казанны ак чехлардан азат итүгә 3 ел тулу уңаеннан кинотеатрларда «Казанны алу» («Взятие Казани») фильмы (Мәскәү операторы П.В.Ермолов эше) күрсәтелә. Таткино һәм «Востоккино» берләшмәләре берничә хроникаль-документаль, шул исәптән «Казанда Октябрь еллыгы» («Октябрьская годовщина в Казани»), «Иптәш Луначарскийның Казанга килүе» («Приезд тов. Луначарского в Казань») һ.б. фильмнар төшерә. Аларны эшләүдә Казан кинематографистлары активлык күрсәтә; 1926 елда оператор К.Ф.Мотков беренче тапкыр Сабан туе бәйрәмен төшерә.

1932 елдан, Казан кинохроника студиясе оешканнан соң, ТАССРда даими рәвештә кино җитештерү эше булдырыла, профессиональ кинематография хезмәте кадрлары барлыкка килә, нәфис фильмнарның татар һәм башка Идел буе халыклары телләренә дубляжын ясау башлана. 1981 елда Кинематографистлар берлеге төзелә.

Әдәбият

Алексеев И. Рубежи кинодокументалистов Татарии. К., 1974;

Алексеева Е. Живые картины: История зарождения кинематографа в Казани // Казань. 2001. № 9/10;

Алексеева Е. Первый казанский автомобильный пробег // PRO-автомобили. 2002. № 5;

Алексеева Е. Первая казанская авиационная неделя // PRO-автомобили. 2003. № 6.

Автор — Е.П.Алексеева