Тарихы

1748 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Новые Бизяки, Новая Торпасево исемнәре белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 бакалея кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1605,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде‑Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Наратлы Кичү авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл таң” колхозы оештырыла, 1950 елда – “Кызыл почмак” колхозы, 1958 елда Мичурин исемендәге колхоз составына керә. 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920–1982 елларга кадәр – башлангыч мәктәп, 1964–2014 елларга кадәр клуб эшли.

Халык саны

1834 елда – 21,
1859 елда – 162,
1870 елда – 275,
1906 елда – 392,
1913 елда – 425,
1920 елда – 512,
1926 елда – 454,
1938 елда – 504,
1949 елда – 248,
1958 елда – 237,
1970 елда – 269,
1979 елда – 196,
1989 елда – 92,
2002 елда – 71,
2010 елда – 54,
2017 елда – 37 кеше (татарлар).