Барлыкка килүе

Казансу елгасы һәм аның сул ермагы — Болак кушылган урындагы биек калкулык борынында чик буе кирмәне буларак барлыкка килә. Соңгы еллардагы археологик казу эшләре хәзерге Казан Кремле территориясендә XI йөздән алып монгол яуларына кадәрге чорда болгар ныгытмалары һәм аннан соң Алтын Урда чоры кирмәннәре урнашканын раслады. XV йөз башыннан — Казан бәклеге, 1430 еллар ахырыннан — Казан ханлыгы, XVI йөз уртасыннан соң — Казан наместниклыгы, XVIII йөз башыннан — Казан губернасы үзәге.

Беренче диварлары һәм манаралары агачтан корылган. Археологик мәгълүматлар буенча, XIII–XIV йөзләрдә ныгытылган мәйданда акташ һәм кирпеч биналар барлыкка килә. Казан бәклеге кирмәне хәзерге Казан Кремленең төньяк өлешенә урнашкан һәм якынча 400×250 м территорияне алып торган. Көньяктан ул вал өстенә корылган кирмән дивары һәм соңрак Таҗик чокыры исемен алган яр белән әйләндереп алына.

XV йөздә яңарту

XV йөз уртасында Казан Кремле кирмәнен яңарту башлана. Кирмән территориясен киңәйткәндә аның көнчыгыш дивары — калкулыкның нигезенә, ә көньяк дивары хәзерге чикләренә күчерелә.

Казан ханлыгы кирмәне үзенең агач-таш диварлары белән 13,5 га тирәсе территорияне алып тора; формасы буенча төньяктан көньякка таба сузылган күпкырлы фигураны хәтерләтә. Кремль калкулыгының көнчыгыш сөзәклеге буйлап кирмәннең көнчыгыш өлешен өстәмә ныгыту өчен хезмәт итүче эчке акташ дивар сузылып китә.

Аның иң биек ноктасында Хан мәчете, Хан төрбәсе һәм Хан сарае урнашкан була. Археологик казу эшләре нәтиҗәсендә, ханлык чоры кирмәнендә монументаль корылмаларның нинди эзлеклелектә төзелүе ачыкланды.

Казан Кремле ныгытмасында беренчеләрдән булып, XV йөз уртасында, Мәхмүд хан идарә иткән чорда Хан мәчете, XV йөз ахырында аннан төньяктарак беренче таш Хан төрбәсе, ныгытма үзәгендә Хан сарае төзелгән дип фаразлана.

XV–XVI йөзләр чикләрендә Хан ныгытмасыннан (цитадель) көньяктарак, Таҗик чокырының төньяк сөзәклеге янында мәдрәсә биналары белән Колшәриф мәчете корыла.

Кирмәннең монументаль корылмалар төзелгән төньяк өлеше көньяктан — Таҗик чокыры буйлап, үтеп йөрү манарасы һәм чокыр аша салынган күпере булган акташ дивар белән тотып алына.

XVI йөзнең 1 нче яртысында беренче Хан төрбәсеннән ерак түгел, икенчесе корыла, шулай ук Хан мәчете зурайтыла. XVI йөз уртасында Казанның акташ-агач диварлары, фаразланганча, 6 капкалы кирмәне була.

Дүртесенең: Нургали, Сбойливые (татарча исеме билгесез), Алабуга, Хан (Патша) капкаларының исемнәре безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Төньяк манарадан кала, капкасыз манараларның саны һәм урнашкан җирләре төгәл билгеле түгел.

Хан кирмәнендә, фараз ителгәнчә, 12 манара булган. Төньяк-көнбатыштагы Нургали һәм көньяктагы Хан капкаларын бәйләп торучы урам кирмәннең үзәге булып саналган. Археологлар кирмәннең төньяк өлешендә кайбер урамнар һәм тыкрыкларның юнәлешләрен, агач күперләр һәм тыгыз итеп салынган төзелеш нигезләрен ачыклыйлар. Урамнарның киңлеге — 4–5 м, тыкрыкларның 2–2,5 м тәшкил иткән.

Кирмәннең көнчыгыш сөзәклеге итәгендә Алабуга һәм Сбойливые капкаларын бәйләп торган һәм, күбесенчә, күнчеләр, аяк киеме тегүчеләр яшәгән урам урнашкан була. Кирмәндә биек күзәтү манарасы булганлыгы мәгълүм. Аның хан ныгытмасына үтү манарасы яки Таҗик чокыры буендагы күзәтү манарасы булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыш сөзәклек өстендә, Нургали манарасына төшә торган урын алдында, ихтимал, хан түрәләренең берсе Нургали бинең сарай комплексы булган. Аның эчендә Нургали мәчете урнашкан.

Казан яулап алынганнан соң

1552 елда Казан Иван IV гаскәрләре тарафыннан яулап алына һәм Казан наместниклыгы үзәгенә әйләнә. 1556 елда Казанга Псковтан Казан Кремленең манараларын һәм диварларын яңадан торгызу өчен И.Ширяй җтәкчелегендә 200 ташчы, таш ватучы һәм таш шомартучы җибәрелә.

1556–1564 елларда архитектор И.Я.Постник җитәкчелегендә капкалы манаралар, кирмәннең төньяк һәм көньяк өлешләрендә акташтан диварлар төзелә. Рус архитектурасы традицияләренә яраклаштырып, кайбер манараларга кечкенә чиркәүләр урнаштырыла һәм аларга яңа исемнәр бирелә. Әйтик, әүвәлге Нургали — Николай (соңрак Тайницкий), Алабуга — Воскресение (Вознесение Христова чиркәве белән), Сбойливые — Дмитрий (агачтан, Дмитрий Солунский чиркәве белән), Төмән — Сергий (Сергий һәм Троица чиркәүләре, соңрак Преображение), Хан (Патша) — Спас (Спас Нерукотворный чиркәве белән) манарасы итеп үзгәртелә.

Таштан салынган Никола, Воскресение һәм Сергий манаралары бер яруслы, турыпочмаклы була һәм агач чатыр белән очлана. Спас манарасы кирмәннең төп үтеп йөрү манарасы булып кала.

1552 елдан соң, татар кирмәненең мәйданы көньяк диварларны турайту хисабына зурайтыла, көньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш почмакларында Псков осталары тарафыннан түгәрәк манаралар төзелә.

Хан заманындагы квадратлы Төньяк манара нигезендә түгәрәк манара торгызыла. Шул ук вакытта Алабуга һәм Сбойливые манаралары арасындагы көнчыгыш дивар акташтан корылган Көнчыгыш манара белән ныгытыла.

1565–1568 еллардагы Писцовый кенәгә диварның акташтан торгызылган өлеше Хан кирмәненең акташ диварлары калдыкларына 197 имән бура тоташтырылуы турында хәбәр итә. Кирмәннең таш һәм имән диварларының периметры 893 саженьга (1902,1 м) җитә. Преображение һәм Никола капкалары арасындагы Көнбатыш түгәрәк манара да агачтан салынган була. Акташ диварлар белән бер үк вакытта, 1552 елның 6 октябрендә Иван IV тарафыннан нигез салынган беренче агач чиркәү урынына ак таштан Благовещение кафедраль соборы, Казан Кремленең көнбатыш дивары янәшәсендә Никола Ратный чиркәве белән бергә аш-су палатасы, көнчыгыш диварда тар аркалы капка корыла. Таш диварларның өсләре турыпочмаклы тешләр белән очлана. Кремльнең көньяк-көнбатыш өлешендә 1558 елда нигез салынган Спас-Преображение монастыре урнаша.

XVI йөз ахырында Кремльнең агач диварларын кирпечтән яңартырга керешәләр. Кремль территориясендә хан заманыннан сакланып калган үзәк урамны тора-бара «Зур урам» дип йөртә башлыйлар. Биредә воеводалар йортлары урнаша. Таҗик чокыры сакланып кала, әмма аның төньягындагы дивар кабаттан торгызылмый. Кремль эчендә Таҗик чокырыннан башка Сергий (Преображение) капкасы янында хан заманындагы саклану системасыннан калган элеккеге ур бар.

Спас капкалары каршыннан кайчандыр Кремльне әйләндереп алган урның бер өлеше булган тирән чокыр (Спас исемен ала) уза. Кремльне Иван мәйданы ягыннан әйләндереп алган һәм Казансу елгасы сулары белән тулган тирән чокырның киңлеге 30 м, тирәнлеге 10 м була; Спас манарасы каршындагы чокыр аша манаралы зур таш күпер салына. XVI йөзнең 2 нче яртысында Казан Кремлетерриториясендә Зур, Сергий, Дмитрий, Благовещение урамнары һәм күп кенә тыкрыклар барлыкка килә. 1566 елда Спас-Преображение монастыреның агач коймасы янында 2 чиркәү: аскы каты таштан салынган агач Преображение һәм аш-су палатасы белән бергә таш Могҗиза тудыручы Никола чиркәүләре торган. 1596 елда аның урынына Преображение соборы төзелә. Спас-Преображение монастыре белән янәшә 1552 елда Благовещение соборы белән бер үк вакытта нигез салынган Киприан һәм Иустина чиркәве корыла. Хан кирмәне таш биналары өлешчә җимерелгән, өлешчә башка максатларда (дары саклау, төрле складлар, казна саклау һ.б. сыйфатында) файдаланылган.

XVI йөз ахырында агач манаралар һәм диварлар осталар тарафыннан кирпеч һәм ташка алыштырып, осталар Казан Кремленә куәтле кирмән күренеше өстиләр. Кремль диварларының периметры якынча 1500 м тәшкил итә, аларның төрле урыннардагы калынлыгы 4 тән 6 м га кадәр үзгәрә, биеклеге 6 дан 8 м га кадәр җитә. Дивар өстеннән 0,7–1,2 м калынлыгындагы парапетлы 3–5 м киңлегендәге хәрби юллар төзелә. Алар ике кыеклы түбә белән ябыла. Исемсез, Көнбатыш түгәрәк, Көнчыгыш түгәрәк, Дмитрий, Консистория манаралары шул чорга карый. Дүрткырлы 13 манараның 5 се: Спас, Преображение, Никола, Воскресение, Дмитрий манаралары капкалы, ә калган 8 се: Төньяк-көнбатыш, Көньяк-көнбатыш, Көньяк-көнчыгыш, Исемсез, Төньяк, Төньяк-көнчыгыш, Консистория, Күпкырлы манаралар капкасыз була. Әлеге манаралар ату өчен махсус тишекләр уелган 3–5 хәрби ярустан, бойницалардан торган.

XVII йөз уртасында Благовещение соборының чаң манарасы төзелә, собор каршында Туп сараена нигез салына. XVII йөздә Хан мәчете урынында Введение Богородицы чиркәве торгызыла.

Казан губернасы чоры

1708 елда Пётр I фәрманы буенча Казан губернасы оештырыла, Казан губерна шәһәренә әверелә. Кирмәндә шуның белән бәйле үзгәртеп корулар башлана. Башта калкулык өслегенең чакыр-чокырлы рельефы тигезләндерелә. Губернатор сарае элекке Хан сараенда урнаша. Анда кызыл кирпечтән Кремльдән генә түгел, бөтен шәһәрдән дә биегрәк булган җиде яруслы, аркалы манара төзелә. XX йөз башында аны Сөембикә манарасы дип йөртә башлыйлар.

Казан Кремленең якынча төгәл конфигурациясе һәм аның эчендәге биналар һәм корылмалар урнашкан урыннар А.Сацыпёровның 1730 елда натурадан карап ясалган рәсемнәре нигезендә Казан планында чагыла. Кремль калкулыгы бите ул чакта хәзергегә караганда шактый текә була. Казан Кремле аша төньяктан көньякка таба Никола (Тайницкий) манарасыннан Спас манарасына кадәр Зур урам үткән. Воскресение манарасыннан төньяк дивар буйлап аңа таба юл күтәрелгән, алар Введение Богородицы чиркәве янында тоташкан.

Көнчыгыштан, Дмитрий манарасыннан Зур урамга таба, Кремль уртасындарак Дмитрий урамы килеп тоташкан. Көнбатыш яктан Преображение капкасыннан Спас-Преображение монастыре коймасының төньяк дивары буйлап төп урамга таба Преображение урамы якынайган. Планда, алар кисешкән урындарак, коймасыз, бер чиркәүле һәм зур булмаган корылмалары белән Киприан һәм Иустина монастыре күрсәтелгән. Таҗик чокыры һәм Преображение урамы буйлары күмдерелә.

Спас манарасыннан Зур урамның сул ягы буенча Спас-Преображение монастыре, Преображение урамы аръягында — ат абзарлары, йортлар, чиркәүләре һәм мосафирханәләре белән Троица монастыре комплексы, арырак — Артиллерия йорты урнашкан. Капма-каршы якта, Хан сарае урынында, Дәүләт эшләре сарае һәм Сөембикә манарасы торган. Аңа көньяктан Благовещение соборы һәм Архиерей йорты белән бергә зур кишәрлек кушылып киткән. Дмитрий урамы аша монастырь приказы бинасы, аннан соң губернатор йорты урнашкан. Ханлык чорындагы күпчелек таш корылмаларны XVII–XVIII йөзләрдә җимерәләр, ә аларның идән асларын күмдерәләр; 1807 елда Хан сарае сүтелә.

Введение чиркәве XVIII йөз уртасына кадәр эшли, аннары ул дары саклау амбарына әйләнә. XVIII йөз башында Спас һәм Тайницкий (Никола) манараларының кирпечтән өске катлары төзелә. Консистория, Преображение манараларының һәм Исемсез манараның өске өлешләре дә кирпеч белән яңартыла, ату өчен түгәрәк тишекләр ясала. XVIII йөзнең 1 нче яртысында Благовещение соборына реконструкция үткәрелә, XVIII йөзнең 2 нче яртысында Губерна канцеляриясе, Рухани консистория биналары калкып чыга.

1815 елдагы янгында Кремльдәге консистория, Кабулханә биналары һәм Архиерей йорты янып юкка чыга. Янгыннан соң, юлның уң ягында Кабулханәләр өчен озынча, ике катлы бина корыла. 1812–1815 елларда Россиядә иң эре туп кою заводларының берсе урнашкан Артиллерия йорты янына 1840 елда архитектор П.Г.Пятницкий катнашында ике катлы Казан юнкерлар училищесе төзелә. Бер үк вакытта Казан Кремленең көньяк-көнбатыш почмагында, XVIII йөздә сугыш кирәк-яраклары сакланган таш склад торган җирдә, Казан гарнизоны гауптвахтасының өч катлы бинасы күтәрелә.

XIX йөздә, тузу сәбәпле, Төньяк, Көнчыгыш, Бишкырлы һәм көнбатыш яктагы бер исемсез манара сүтелә, Дмитрий манарасы урынына үтеп йөрү өчен арка ясала, Воскресение манарасының чиркәве сүтелә. 1845 елда Хан сарае торган җирдә Губернатор сарае, 1849 елда Введение чиркәве урынында — Сарай чиркәве төзелә. XIX йөз ахырында Кабулханә учреждениесе, Консистория корпуслары ике катка күтәрелә, Спас чокыры күмдерелә.

Совет чоры

Совет хакимияте елларында Спас-Преображение монастыреның байтак корылмалары, шул исәптән Спас-Преображение соборы, Благовещение соборының чаң манарасы, Спас манарасы чиркәве һәм кәшәнәсе юкка чыгарыла. 1970 еллардан башлап, Казан Кремле корылмалары планлы рәвештә реставрацияләнә һәм баштагы хәленә кайтарыла. 2001 елда ТР Президенты администрациясенең Вәкиллекләр корпусы төзелә (архитектор А.Х.Белостоцкая), Туп сарае корылмалары реконструкцияләнә (архитектор С.А.Козлова-Мамлиева).

1996 елда Казан Кремлендә төзеләчәк мәчет проектына конкурс уздырыла. Ул ханнар заманы Казанындагы легендаларга кергән күп манаралы Колшәриф мәчетенең яңадан туу символына әверелә. Казан Кремлендәге яңа Колшәриф мәчете бер төркем архитекторлар проекты буенча (А.Г.Саттаров, А.В.Головин, А.И.Исхаков, И.Ф.Сәйфуллин, М.В.Сафронов, С.П.Шәкүров) төзелә.

2003–2006 елларда ТР Президенты резиденциясе урнашкан Губернатор сараена реконструкция үткәрелә. Казан Кремле — ЮНЕСКО карамагындагы ядкәр (2000 елдан).

Әдәбият

Айдаров С.С. Архитектурное наследие Казани. К., 1978;

Остроумов В.П. Казань. К., 1981;

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982;

Древняя Казань. К., 2000.

Автор — Х.Н.Надыйрова