Эчтәлек

 Коръәндә Җәбраил Мөхәммәд пәйгамбәрне канат астына алучы, аңа Аллаһ әмере белән Коръәнне иңдерүче итеп тасвирлана.

Мөселманнар күзаллавынча, башка пәйгамбәрләрнең тормышында да аның йогынтысы зур булган: Адәмгә җәннәттән куылганнан соң ярдәм итә, Нухны һәм Ибраһимның улы Исмәгыйльне коткара, Йосыфны күптөрле телләрдә аңлашырга, Даудны тимер эшкәртергә өйрәтә.

Җәбраилнең мөселман магиясенә дә йогынтысы зур. Аның исеме магик квадратларның кырларына башка фәрештәләрнең исемнәре белән бергә языла.

Дин белгечләре фикеренчә, Җәбраил образы Библиядәге Гавриил фәрештәдән килә.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.