Клиник медицина бүлеге – клиник аллергология аллергик авыруларга диагноз кую, аларны дәвалау һәм булдырмау ысулларын эшли.

1902 елда француз иммунологлары Р.Портье һәм С.Рише анафилаксия күренешен ачалар, 1906 елда Австрия педиатры фон Клемент Пирке «аллергия» терминын кулланышка кертә, 1910 елда инглиз патологы Дейл аллергик реакцияләрдә гистаминның әһәмиятен күрсәтә, 1937 елда француз фармакологлары Д.Бове һәм М.Штауб беренче антигистамин препаратын уйлап табалар. 1966 елда иммунологлар К. һәм Т.Ишизака, швед галимнәре С.Йоханссон һәм Р.Бенних E (lgE) иммуноглобулинын ачалар.

Татарстанда үсеше

Аллергологиянең Россиядә (1960 елдан) үсеше Казан медицина институты белән тыгыз бәйләнгән. Казан галиме А.Д.Адо – илебез аллергологиясенә нигез салучы. Шул елларда чәчәк серкәсе аллергиясен – полинозны (авыруны 500 мең төрле үсемлек китереп чыгарырга мөмкин) өйрәнү буенча тирәнтен тикшеренүләр үткәрелә.

1969 елда беренче аллергология кабинеты ачыла, Казан ГИДУВында илдә беренче клиник аллергология кафедрасына нигез салына (1970; кафедрасы мөдире Т.Б.Толпегина), клиника ил өчен аллергологлар әзерләүнең төп базасы була. Бронхиаль астма, дерматитның этиологиясе, патогенезы өйрәнелә (Р.Х.Бурнашева һ.б.). Аллергик авыруларга каршы препаратлар эшләнә һәм гамәлгә кертелә: кеше иммуноглобулины (1982), гистосероглобулин (1990), комплекслы дәвалау ысуллары, беренче тапкыр аэрозоль терапиясе кулланыла.

1976 елдан Татарстанда специальләштерелгән аллергологик консультация-диагностика поликлиникасы эшли. 1986 елда балалар аллергологиясе курсы (Казан ГИДУВында), аннан соң Казандагы 7 нче балалар хастаханәсе базасында балалар аллергологиясе кафедрасы (СССРда беренче, 1989, кафедрасы мөдире А.М.Потёмкина) оештырыла, анда илнең балалар аллергологлары белемнәрен арттыра. Балаларда аллергик авыруларның формалашуы – табиб-аллергологлар коллективы эшләгән фәнни юнәлешләрнең берсе (туганнан соң беренче айларда авырган балаларның 90% ында ашамлыкка аллергия күзәтелә). Яшь балаларда авыру куркынычы ихтималын ачыклау программасы (ул авыруны дәвалау һәм булдырмый калу мөмкинлеге бирә) эшләнә.

Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында диагноз кую һәм дәвалау аллергеннары эшләнә, бу – Россиядә бердәнбер бактерия һәм гөмбә аллергеннары производствосы, аларны эшләү технологиясе 1960–1980 елларда Татарстанда башлана. Шул елларда Казан аллергологлары һәм иммунологлары (Н.Н.Сиротинин, А.Д.Адо, Т.Б.Толпегина, А.М.Потёмкина, Р.Х.Бурнашева, И.М.Рәхмәтуллин, Р.С.Фәссахов) фәнни мәктәбе оеша.

Аллергология фәненең башка тармаклары: ботаника, молекуляр биология (аллергеннарның төзелеше һәм үзенчәлеге), биотехнология (рекомбинант дәвалау аллергеннары булдыру), генетика өлкәләре (аллергиягә бирешүчәнлек маркерларын һәм механизмнарын өйрәнү) белән үзара бәйләнгән.

2006 елда Татарстанда 5 стационар, 15 тән артык аллергология кабинеты өлкәннәргә һәм балаларга ярдәм күрсәтә.

Әдәбият

Потемкина А.М. Диагностика и лечение аллергических заболеваний у детей. Казань, 1994.

Гущин И.С. Механизмы аллергических реакций. М., 1998.

Пыцкий В.И. Аллергические болезни. М., 1998.

Авторлар – Р.С.Фәссахов, Р.Г.Исхакова