Эчтәлек

Кириллицаның барлыкка килүе славян мәгърифәтчеләре бертуган Кирилл (827–869 тирәсе) (алфавит аның исеме белән аталып йөртелә) һәм Мефодий (815–855 тирәсе) исемнәре белән бәйле.

Башка караш та яшәп килә: кириллица Кирилл һәм Мефодий шәкертләре, алар эшен дәвам итүчеләр тарафыннан болгар патшасы Симеон (893–927) заманында, грекларның тантаналы язу графикасына нигезләнеп, борынгы болгар авазларын бирү өчен, алфавитка берничә хәреф өстәп төзелә. XI–XII йөзләргә кадәр глаголица белән бергә кулланыла, соңрак аны тулысынча алыштыра.

Русьта X–XI йөзләрдә христианлашу вакытында кулланылышка керә. 1708–1710 елларда Пётр I Фәрманы белән, кириллицага нигезләнеп, хәзерге хәрефләргә якын торган «гражданлык» шрифты булдырыла. Октябрь революциясеннән соң рус-кириллица язуының алфавитны шактый җиңелләштергән икенче реформасы уздырыла.

Татар язуын бирү өчен кириллица беренче тапкыр Н.И.Ильминский тарафыннан Казан үзәк керәшен татар мәктәбендә кулланыла.

Татарларның рус (кириллица) алфавитына күчүе 1938 елда СССР ХКСы һәм ВКП(б) ҮКның «Милли республикалар һәм өлкәләрдәге мәктәпләрдә рус телен мәҗбүри укыту турында»гы карары чыккач тормышка ашырыла. Шул ук елда, кириллицага нигезләнеп, М.А.Фазлуллин эшкәртүендә үз эченә рус алфавитының барлык хәрефләрен дә алган татар алфавиты проекты да басылып чыга. 1939 елда М.Х.Корбангалиев һәм Ш.А.Рамазанов чыгарган тагын 2 руслаштырылган татар алфавиты барлыкка килә. Соңгысы нигезендә ТАССР Мәгариф халык комиссариаты тарафыннан татар әдәби теленең орфографик кагыйдәләре эшләп чыгарыла. 1939 ның апрелендә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы «Латин графикасындагы татар алфавитының рус графикасына нигезләнгән яңа алфавитка күчүе турында» карар һәм 1939 елның маенда ТАССР Югары Советы шундый ук указ кабул итәләр.

Әрмәнстан һәм Грузиядән кала, СССРның башка милли республикаларында да алфавитны руслаштыру процессы башкарыла. 1937–1940 елларда рус графикасына нигезләнгән 66 милли алфавит кулланылышка керә.

Әдәбият

Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. К., 1999;

Лингвистический энциклопедический словарь. М., 1990;

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998;

Байрамова Л.К. Татарстан: языковая симметрия и асимметрия. К., 2001.

Автор — Л.К.Бәйрәмова