Бөгелмә районы территориясендә шәһәр тибындагы Карабаш поселогы тирәсендә урнашкан.

1959 елда билгеләнә. Мәйданы 50 га.

Көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш сөзәклекләрдә ташлы, болынлы, куаклы дала элементлары белән урман-дала үсемлекләренең күп кенә төрләре һәм төньяк сөзәклектәге киң яфраклы урманнарның уникаль кушылмасын хасил иткән калкулык.

Югары төзелешле үсемлекләрнең 170 тән артык төре, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән 60 төр үсә: көдрәч куак (ареалның төньяк чигендә), матур, Коржинский, Лессинг, Сарепта һәм башка кылганнар, Трансильвания ярмабашы, биек гониолимон, сары һәм күпьеллык җитен, Австрия, испан һәм башка татлы тамыры, чал һәм тау сирениясе, биек, озын яфраклы, украин тургай тарысы, мәче борчагы, ялмача, тәңкәяфракның сирәк төрләре.

Чукмармыеклы тәңкәканатлылар яши: махаон, мнемозина, бәрхетканатлылар (дриада, Галатея чуар күзчек), алтынсыман сары күбәләк, күк күбәләкләр (чабыр үләне, мәче борчагы, куян тукранбашы, эспарцетлар белән трофик бәйләнешле Мелеагр һәм башка төрләр), автоной, аретуза, бризеида, ферула.

Территориясе көчле антропоген йогынтыга дучар ителгән (көтүләр йөртелә, төзелеш ташы чыгарыла).