Эчтәлек

Элек агач куышларыннан кыргый бал кортларының балын җыю, аларны шул куышларда үрчетү.

Тарихы

Агачлардагы табигый чолыклар (куышлар) файдаланылган яки агачларда (наратта, карамада һ.б.да) ясалма куыш чокылып, шунда бал кортлары күче урнаштырылган. Агачның өске өлешен кисеп, аның киңлеккә үсүе тәэмин ителгән; агач куышын киңәйтеп, бал кортларына кәрәз ясауны җиңеләйтү өчен, аның эченә ике пар аркылы-торкылы куелган таякчыклар урнаштырганнар, керү урынын тишекле капкач белән томалаганнар. Чолыкның эчке озынлыгы 1–1,7 м га, диаметры 0, 35 м га җиткән. Аны аюлардан саклау өчен агач кәүсәсе тирәли очлы корыч чөйләр тыгып чыкканнар һ.б.

Ибне Фазлан язмаларында болгарларда «урманнарда агач куышларында бик күп бал кортлары яши, алар (болгарлар) эшне белеп башкарып, бик күп бал җыялар» диелә. Идел буе Болгар дәүләтендә чолыкчылык хуҗалыкның мөһим тармакларыннан берсе була, бал һәм балавыз башка илләргә дә чыгарыла.

Чолыкчылык шулай ук Казан ханлыгында да алга китә. Чолыклы биләмәләргә карата милек хокукы беркетелә.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус хөкүмәте биләмәләрнең бер өлешен элеккеге хуҗалары милкендә калдыра. Казан өязендә шәһәрләр, кальгалар һ.б. төзегәндә чолыклы агачларны кисү тыела. Чолыклы мул биләмәләр шулай ук Казан архиерее йорты милкендә дә була, ул милеккә кергән урманнарда татарлар чолыкчылык белән шөгыльләнәләр һәм шуның өчен бал белән натураль оброк, акчалата түлиләр (1623–1624 елларда – 2330 чолыклы агачтан).

Урманнарны кисү һәм игенчелекнең таралышы, шулай ук бал алуга күп көч сарыф ителү чолыкчылыкның әһәмияте кимүгә китерә, аны кискәле һәм умарталы умартачылык алыштыра.

Әдәбият

Покровский И.М. Бортничество (пчеловодство) как один из видов натурального хозяйства и промысла близ Казани в XVI–XVII веках // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1901. Т.17, выпуск 1.

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья. Казань. 1995.

Автор – И.Р.Вәлиуллин