Әстерхан милли шурасы нәшер итә.

Чыгу вакыты

Нашире Әстерхан мөселманнарының Үзәк бюросы. Мөхәррире Х.Гомәрзадә.

1917 елның апрелендә Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Чыгудан тукталу вакыты төгәл билгеле түгел.

Темалары

«Яшәсен халык республикасы! Яшәсен интернациональ туганлык!» шигаре астында чыга. Илдәге сәяси хәлләрне яктырта, мөселманнарның берләшүе, сәяси көрәштә бердәм хәрәкәт итү зарурлыгы идеясен яклый.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.