Эчтәлек

1736 елның 27 декабрь фәрманы нигезендә Анна Иоанновна «авыру, өлкән яшькә җитү аркасында отставкага чыккан, үз авыллары һәм туклану чыганаклары булмаган унтер-офицерларны һәм рядовойларны» Идел елгасы һәм аңа коючы елгалар, шулай ук Иске Чишмә, Яңа Чишмә, Зәй, Тиинск, Ерыклы, Биләр бистәләре тирәләрендәге салым салына торган җирләргә күчереп утыртырга боера. Соңрак игенче солдатлар Россиянең көньяк җирләренә күчеп утыралар.

XIX йөзнең 30 нчы елларында Екатеринослав, Иркутск, Казан, Оренбург, Сембер, Таврия һәм Томск губерналарында төркемнәргә тупланган гражданнар булып яшиләр. Гомуми исәбе – 25597 ир-ат. Аларның күбесе Оренбург губернасында – 13334 кеше, Казан губернасында – 6058, Сембер губернасында 3691 кеше яши.

Игенче солдатлар Казан губернасында, башлыча, Чистай өязендә яшиләр. 1789 елгы фәрман нигезендә игенче солдатлар земство полициясенә буйсына. Игенче солдатлар бистәләре белән эчтән идарә итү өчен старшиналар сайлана. 1810 елда бистәдә хәрби идарә кертелә. Хөкүмәтнең игенче солдатларны ташламалы хәлгә күчерергә җыенуы сәбәпле, 1816 елда хәрби идарә бетерелә. 1831 елда игенче солдатлар бистәләре һәм җирләре халкын волостьларга бүлү, волость идарәләре оештыру башлана.

Баштарак игенче солдатлар, яшәргә яңа килгән кешеләр өчен йортлар төзелешен санамаганда, барлык дәүләт салымнарыннан һәм бурычларыннан азат ителәләр. 1760–1770 елларда Сенат игенче солдатларга салым салу проектларын берничә тапкыр тикшерә. 1783 елда отставкадагы солдат балаларына, «җирләр белән тәэмин итеп, барлык күченеп утырганнар белән тигез дәрәҗәдә хезмәт хакы куярга ... һәм гомуми кагыйдәләр нигезендә алардан рекрутлар алырга» дигән фәрман чыгарыла.

1789 елда аларны яңадан салым түләүдән азат итәләр. Моның бәрабәренә 20 яшькә җиткән күченеп утырганнар, кече улдан кала, армиядә хезмәт итәргә тиеш булалар. Хезмәтне тутыргач, алар үз авылларына кайталар, аларга җир бүлеп бирелә (1821 елда Казан һәм Екатеринослав губерналары игенче солдатлар аерым күрсәтмә чыкканчы рекрутлык бурычларыннан азат ителәләр).

1816 елда хөкүмәт Казан, Оренбург һәм Сембер губерналары игенче солдатларын «җан башына оклад»ка күчерү, алардан гомуми нигездә рекрутлар алу һәм аларны казна крәстияннәре дип атау турында карар кабул итә. Әмма 1817 елда җан башыннан салым җыйганда хакимият вәкилләре Чистай өязе игенче солдатларның ачыктан-ачык каршылыгына очрый, 48 кеше судка бирелә һәм төрлечә тән җәзасына тартыла. 1818 елда игенче солдатлардан салым алу «аерым аңлатуга кадәр» туктатыла. 1831 елда игенче солдатларны дәүләт крәстияннәре төренә кертүнең яңа этабы башлана: алардан дәүләт салымы түләтергә һәм рекрутлыкка алырга кушыла, Чистай өязендә үзәкләре Биләр һәм Яңа Чишмәдә булган волость идарәләре оештырыла. Игенче солдатлар яңадан җирле хакимияткә ныклы каршылык күрсәтәләр (кара Игенче солдатлар фетнәсе). Кузгалышлар казак отрядлары тарафыннан бастырыла.

1830 елларда игенче солдатлар дәүләт крәстияннәренең гомуми массасы белән кушыла. 1831 елда күпләгән хәрби авыллар (1810 елда Александр I тарафыннан кертелгән, хәрби хезмәт һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен берләштерелгән аерым гаскәри оешма) игенче солдатлар округлары дип үзгәртелә.

1857 елда игенче солдатлар округлары бетерелә.

Әдәбият  

Хайрутдинов Р.Р. Управление государственной деревней Казанской губернии (конец XVIII - первая треть XIX в.). К., 2002.

АвторР.Р.Хәйретдинов