Якынча 55 төре билгеле, Евразия, Африка, Австралиядә таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – хуш исле шеббуй (М. fragrans) бар. Идел алдында очрый. Ташлы тау битләрендә, карбонатлы ачылмаларда таралган.

30-35 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры үзәк. Сабагы аз гына ботаклы, аскы ягы куе яфраклы, яфраксыз чук белән тәмамлана. Яфраклары чиратлашкан, ланцетсыман, бөтен яки уемтыклы-каурыйсыман-теленмә, кырыйлары дулкынсыман. Чәчәкләре хуш исле, саргылт-көрән, чукка җыйналган, күбесенчә кич белән ачыла. Җимеше – кузакчык. Май-июньдә чәчәк ата. Июнь-июльдә җимеш бирә. Орлыктан үрчи. Тәүлекнең караңгы вакытында күбәләкләр белән серкәләнә.

Декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Баллы үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.