Эчтәлек

Биографиясе

1944 елның 16 сентябре, БАССРның Яңавыл шәһәре — 2007 елның 5 июне, Яшел Үзән районы Васильево штп.

Казан авиация техникумын тәмамлый (1971).

1963–2005 елларда Казан моторлар төзү ҖБдә эшли: ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары, өлкән диспетчер, смена башлыгы, мастер, башлык урынбасары, цех башлыгы, генераль директор урынбасары (1989 елдан), баш инженер урынбасары (2001 елдан).

Дәүләт бүләге туфракны чәчү алдыннан эшкәртү өчен блоклы-модульле культиваторлар җитештерүне булдыруда, технологик нигезләүдә катнашканы өчен бирелә.

Медальләр белән бүләкләнә.