Биографиясе

1890 елның 5 сентябре, Тамбов губернасы, Усман өязе Излегощи авылы — 1960 еллар уртасы, Пенза шәһәре.

1915 елда рус Варшава университетын (соңрак Дон, Төньяк Кавказ университетлары) тәмамлый һәм югары уку йорты белән бергә Ростов-Дон шәһәренә күчерелә. 1930 елдан Ростов педагогия институтында.

1933–1948 елларда Куйбышев педагогия институтында, СССР тарихы кафедрасы мөдире, тарих факультеты деканы.

1948–1958 елларда Казан университетында СССР тарихы кафедрасы мөдире.

Аннан соң Пенза педагогия институтында эшли.

Хезмәтләре крепостной хокук, Идел буендагы Октябрь революциясе вакыйгалары тарихларына карый.

Хезмәтләре  

Ликвидация крепостного права в Приазовье 1857–1863 гг. Ростов н/Д.-М., 1924;

Церковь и крепостное право в России. М., 1931;

Борьба за Советскую власть в Самарской губернии. Куйбышев, 1957 (автордаш).

Әдәбият  

Профессора исторического факультета Казанского уиверситета (1939–1999). К., 1999.