Су парының конденсация һәм сублимация продуктлары җыелмасы — атмосфераның җиргә якын өлешендә вак су тамчылары һәм боз кристаллары. Томан вакытында күрү ераклыгы 1 км дан кимрәк, күрү ераклыгы 1 дән 10 км га кадәр булганда төтенсыман томан дип атала.

Томан һава чык ноктасыннан түбәнрәк суынганда (радиацион һәм адвектив томан) яки суык һавага җылы сулык өсләреннән, дымсу туфрактан пар күтәрелгәндә (парга әйләнү томаны) барлыкка килә.

Радиацион томан файдалы нурланыштан җир өслегенең төнлә суынуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Адвектив томан елның суык вакытында дымлы һәм чагыштырмача җылы һаваның суык өслектән күчеше вакытында туа; бик көчле булырга, бик биеккә күтәрелергә, берничә тәүлеккә сузылырга мөмкин. Парга әйләнү томаны еш кына җәен һәм көзен елгалар, күлләр һәм сазлыклар өстендә күзәтелә. ТРда томанлы көннәр 16 дан (Акташ, Мөслим) 46 көнгә кадәр (Бөгелмә), иң күбе — 30 көннән (Минзәлә, Мамадыш) 52 көнгә кадәр (Бөгелмә) күзәтелә. Аларның 60–70% ы октябрьдән мартка кадәрге чорга туры килә. Кайбер елларда язгы-көзге айларда томан күзәтелми.

Томанның уртача дәвамлылыгы салкын вакытта 4,5–6,5 сәгать, җылы вакытта 2,5–4 сәгать. Якынча 70% очракта 4 сәгатьтән артыкка сузылмый. Томанның өзлексез дәвамлылыгы урыны-урыны белән 2–3, Куйбышев сусаклагычында 7 тәүлек (1967 елның 5–12 ноябре). төтенсыман томан күзәтелә. 2 тапкыр күбрәк билгеләнә.

Барлык төр транспорт эшенә каршылык тудыра.