Тарихы

1723 елларга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новый Ильмовый Куст исеме белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, агач эше һәм тегүчелек кәсепчелеге тарала.

1863 елда – авылда ир балалар өчен земство мәктәбе (үз бинасында), 1897 елда кыз балалар өчен земство мәктәбе (чиркәү бинасында) ачыла.

XX йөз башында чиркәү, 2 мәктәп (47 ир бала һәм 12 кыз бала укый), 27 сәүдә-сәнәгать оешмасы була; һәр җомга саен базар эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1740,4 дисәтинә тәшкил итә.

Халкының бер өлеше мәҗүси була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Яңа Әлмәле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – авылда Ленин исемендәге колхоз (беренче рәисе – Ф.Амосов), 1944 елда Суворов исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда алар Ленин исемендәге колхозга берләштерелә, 1959 елда Бауман исемендәге колхоз (Яңа Чокалы авылы) составына керәләр.

1991 елда “Ильмово” колхозы булып аерылып чыга, 1997 елдан Бауман исемендәге крәстияннәр хуҗалыгы ассоциациясе составында, 2011 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык, яшелчә үстерү, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1981 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1983 елда төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (авыл тарихына, чуаш халык мәдәниятенә багышланган 600 ләп экспонат бар).

Авылда балалар бакчасы (2013 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (2014 елдан яңа бина төзелә), китапханә (1981 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), күп функцияле үзәк (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Калинушка” вокаль коллективы (1987 елдан), “Йельме” чуаш фольклор коллективы (1992 елдан) эшли.

Авылда тарихи-мәдәни мирас истәлекләре сакланган: сәүдәгәр В.О.Вассияров йорты (1910 елда төзелә; 1926 елда үзгәртеп корыла һәм торак йорт, соңрак уку өе һәм мәктәп буларак файдаланыла, 1937–1973 елларда – анда Хезмәт ияләре депутатларының Авыл советы, 1946–1955 елларда китапханә урнаша), агачтан төзелгән Димитрий Солунский чиркәве (1861 елда төзелә, 1918 елда ябыла, бинасы шактый үзгәртелгән килеш сакланган, 1993 елда дин тотучыларга кайтарыла).

Күренекле кешеләре

В.Н.Егоров (1932 елда туган) – галим-зоотехник, ТАССР һәм РСФСРның атказанган зоотехнигы, “Почёт Билгесе” ордены кавалеры;

Н.И.Егоров (1911–?) – агроном, ТАССР һәм РСФСРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры (ике тапкыр);

Н.А.Казаков (псевдонимы Ильмовский) (1959 елда туган) – урман хуҗалыгы инженеры, журналист, төбәк тарихын өйрәнүче, язучы-публицист, РФ Журналистлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Чуаш язучылар берлеге әгъзасы, атказанган чуаш милли мәдәнияте эшлеклесе, Чуашстанның халык академигы, А.Талвир исемендәге әдәби бүләк лауреаты;

Н.И.Калаков (1947 елда туган) – хәрби инженер, галим-педагог, отставкадагы полковник, педагогика фәннәре докторы, профессор;

Г.Н.Карсаков (1956 елда туган) – педагог, төбәк тарихын өйрәнүче, публицист, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, ТРның Чуаш язучылар берлеге әгъзасы, Чуашстанның халык академигы;

Н.Н.Ларионов (1961 елда туган) – журналист, шагыйрь, прозаик, РФ Журналистлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы, атказанган чуаш милли мәдәнияте эшлеклесе, Чуашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Талвир исемендәге әдәби бүләк лауреаты;

П.М.Миронов (1861–1921) – математик, педагог, җәмәгать эшлеклесе, статский советник, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Святослав орденнары кавалеры;

К.П.Прокопьев (1872–1937) – этнограф, дин әһеле, педагог, Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы-хезмәткәре, гомерлек шәрәфле әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 888,
1897 елда – 1328,
1913 елда – 1604,
1920 елда – 1532,
1926 елда – 1515,
1938 елда – 1904,
1949 елда – 1475,
1958 елда – 1634,
1970 елда – 1616,
1979 елда – 1348,
1989 елда – 878,
2002 елда – 786,
2010 елда – 776,
2018 елда – 667 кеше (чуашлар).