Биографиясе

1926 елның 20 феврале, Казан — 2014 елның 7 марты, Мәскәү.

СССР МФА академигы А.Л.Мясников шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1948), Мари АССРда участок табибе булып эшли. 1949 елдан СССР МФАнең Терапия институты ординаторы. 1952 елдан 1 нче Мәскәү медицина институтының факультет терапиясе кафедрасында. 1955 елдан Рязань медицина институтының факультет терапиясе кафедрасында. 1962 елдан Владивосток, 1967 елдан Казан медицина институтларының эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре миокард инфаркты һәм йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге вакытында метаболик терапия өлкәсенә карый. Милославский гипертония авыруы патогенезында бөер өсте бизләре тышчасының ролен өйрәнә.

Хезмәтләре

Надпочечники и артериальная гипертония. М., 1971 (автордаш);

Функциональные методы исследования сердечно-сосудистой системы. Чебоксары, 1976 (автордаш);

Основные инструментальные методы исследования сердца. К., 1983 (автордаш).

Әдәбият          

Профессор Яков Михайлович Милославский // Казанский медицина журн. 1986. № 2;

Яков Михайлович Милославский (к 60-летию со дня рождения) // Кардиология. 1986. № 7.

Автор — В.Ф.Богоявленский