Биографиясе

1920 елның 18 июле, Зөя кантоны, хәзер Кама Тамагы районы Тәмте авылы —  2006 елның 20 гыйнвары, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1944).

1946–1975 елларда Татарстан җиләк-җимеш тәҗрибә станциясендә өлкән фәнни хезмәткәр.

Каен җиләгенең «Татарстан», кура җиләгенең «Теньковская ранняя» һәм «Юбилейная» сортлары авторы.

Хезмәтләре җиләк культуралары сортларын яхшыртуга карый.

Надысева Татарстан җиләк-җимеш питомникларында кара карлыган һәм кура җиләгенең элгәрләрен уңышлырак һәм тотрыклырак сортлар белән яңарта.

Кара карлыган өчен ашламалар системасын эшли һәм гамәлгә кертә.

Хезмәтләре   

Система удобрений для чёрной смородины // Тр. Татар. респ. с.-х. опытной станции. 1961. Вып. 1;

Селекция земляники и малины // Тр. Татар. респ. с.-х. опытной станции. 1969. Вып. 2;

Лучшие сорта и формы ягодных культур для Татарии // Новое и прогрессивное в садоводстве. К., 1970.                              

Автор — В.А.Наумов