- РУС
- ТАТ
хакимият эшлеклесе
1909 елның 15 мае, Казан — 1983 елның 10 сентябре, шунда ук.
1924 елдан Казан җитен комбинатында: ФЗӨ мәктәбен тәмамлаганнан соң (1927), җеп эрләүче, профорг (1932–1934), хезмәтне саклау инспекторы (1934–1937), партком секретаре булып эшли (1937–1938).
1938 елдан ТАССРның социаль тәэминат, 1939 елдан җиңел сәнәгать, 1940 елдан азык-төлек сәнәгате халык комиссары.
1943–1951 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында азык-төлек, соңрак җиңел сәнәгать бүлеге мөдире.
1951 елдан хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1955–1959 елларда шунда ук авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.
1938–1951 елларда РСФСР, 1938–1959 елларда ТАССР ЮСлары депутаты, бер үк вакытта 1943–1947 елларда һәм 1951–1955 елларда ТАССР ЮС рәисе.
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.