Икътисадта мәшгульләр һәм эшсезләр җыелмасы белән билгеләнә.

ТРда 2012 елда икътисади актив халык 2050,9 мең кеше исәпләнә (15–72 яшьтәге халык санының 70,4%). Икътисади актив халык арасында ир-атлар һәм хатын-кызлар саны якынча тигез (тиңдәшле рәвештә 50,6 һәм 49,4%). Аеруча югары икътисади активлык дәрәҗәсе (икътисади актив халык – 93,5%) 30–49 яшьтәгеләргә туры килә, икътисади актив халыкның уртача яше – 39,4 яшь.

1990 еллар башы белән чагыштырганда түбәнрәк яшь төркемнәрендә икътисади активлык дәрәҗәсенең кимүе, өлкәнрәкләрдә үсүе (эшләүче пенсионерлар) күзәтелә. Югары профессиональ белемле кешеләр – 30,4% (1992 елда 13,2%), урта һәм башлангыч профессиональ белемлеләр 41,2% (1992 елда 27,3%).

Икътисади актив халыкның 95,9% ын икътисадта мәшгуль кешеләр тәшкил итә. Халыкның әлеге категориясе, җитештерүнең кискен түбәнәюе сәбәпле, 1990 еллар ахырында кими (1999 елда 89,5%). 2012 елда икътисадта мәшгульләрнең 24,1%ы дәүләт яки муниципаль оешмаларда (2000 елда 42,2%), 62% шәхси секторда (2000 елда 30,8%) эшли.

Икътисади эшчәнлек төре буенча: табу һәм эшкәртү производствосында эшләүчеләр 22,1%, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасында – 18,1%, күпләп һәм ваклап сатуда, автотранспорт чараларын һәм көнкүреш техникасын ремонтлауда – 17%, төзелештә – 10,5%, авыл һәм урман хуҗалыкларында – 9,8%, транспорт һәм элемтә системасында – 6,9%.

2012 елда эшсезләр саны 84,6 мең кеше тәшкил итә (2000 елда 147,7 мең кеше), шул исәптән мәшгульлек хезмәтендә рәсми статуска ия 23,3 мең кеше (2000 елда 19,6 мең кеше).

Икътисади актив халык саны һәм хезмәт активлыгы күрсәткечләре икътисади үсешне фаразлау һәм планлаштыру, шулай ук хезмәт ресурсларыннан тулырак һәм рациональрәк файдалану чараларын эшләү өчен зур әһәмияткә ия.

Автор — Ф.Г.Борһанов